Төбәк квалификация комиссиясенең чираттагы утырышында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы кече һәм урта эшкуарлык субъектларының «үстерү» буенча чараларда катнашуга яңа гаризаларын карап үтте.
«Иннокам» Ассоциациясенә эшкуарлардан килгән 17 мөрәҗәгатьнең дүртесе сайлап алынды. Алар арасында автотранспорт чаралары өчен комплектлау һәм кирәк-яраклар җитештерүче «КОРА» ҖЧҖ, детальләрне термик эшкәртү буенча хезмәт күрсәтүче «Профтермо» ҖЧҖ, «Интерьер детальләре заводы» ҖЧҖ һәм «Инженер-җитештерү үзәге» ҖЧҖ исемендәге металл эшкәртү һәм аларга каплау кую өлкәсендәге оешма.
Ширкәтләр белән квалификация бәяләве үткәрү һәм шәхси үсеш карталары эшләү өчен килешүләр төзеләчәк.
«Роспластик» ҖЧҖ, «Чистай гофрацияләнгән конструкцияләр заводы» ҖЧҖ, «СК-Полимер» ҖЧҖ, «СЫЙЛАН» ҖЧҖ, «Икорный дом ДАРЫ ВОЛГИ» ҖЧҖ, «Евро Акцент Саба» ҖЧҖ, «Контакт» ҖЧҖ һәм «ИПО» ҖЧҖ оешмаларының гаризалары алдан үткәрелүче скорингта түбән баллар җыю сәбәпле кире кагылды. Башка ширкәтләрнең мөрәҗәгатьләре Икътисад министрлыгы комиссиясенең киләсе утырышында каралачак. Бүгенге көндә Татарстанда «үстерү» программасында катнашуга агымдагы елда сайлап алынырга мөмкин булган 20 ширкәттән 18 ширкәт кертелгән.
Исегезгә төшерәбез, «үстерү» программасы республикада Икътисад министрлыгы тарафыннан кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү корпорациясе ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Программа мәгълүмати, консультацион, финанс, мөлкәти һәм башка төр ярдәм күрсәтү буенча чаралар комплексыннан гыйбарәт. «Иннокам» ассоциациясе гаризалар кабул итү һәм әлеге чараларны гамәлгә ашыру буенча компетенцияләрнең төбәк үзәге булып тора.
Программа, таләпләр, катнашу өчен гариза формасы һәм оештыручыларның контакт белешмәләре www.innokam.ru/growing сайтында урнаштырылган.