Россия Федерациясе хөкүмәте ел саен үткәрелә торган «Милли үсеш» Бөтенроссия форумын үткәрү турында карар кабул итте.
Беренче тапкыр форум 2020 елда узачак, уздыру мәйданчыгы итеп Татарстан Республикасы сайланды. Федераль бюджеттан чарага 50 млн. сум бүлеп биреләчәк. Бу хакта Россия Хөкүмәте сайтында хәбәр ителә.
«Милли үсеш» Бөтенроссия форумын уздыру федераль һәм төбәк хакимият органнарына бизнес һәм иҗтимагый оешмалар катнашында милли үсеш максатларына ирешү белән милли проектларны гамәлгә ашыруда бердәм алымнар булдырырга ярдәм итәчәк», – диелә «Милли үсеш» форумы үткәрү турындагы карарда.
Оештыру комитеты составына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та керде. «Форум кысаларында, аерым алганда, милли проектларны тормышка ашыруның иң яхшы тәҗрибәләрен тәкъдир итү, түгәрәк өстәлләр һәм дискуссияләр үткәрү планлаштырыла», - дип билгеләп үтелде карарда.
Татарстаннан соң форумны 2021 елда Түбән Новгород өлкәсе кабул итәчәк.
Татарстан 49 федераль проектта катнаша.
3 ел дәвамында республика аларны гамәлгә ашыруга 53,8 млрд. сум юнәлдерәчәк. Аларның 35,2 млрд сумын федераль бюджет, 18,6 миллиардын республика бюджеты бүлеп бирәчәк. 2019 елда финанслау күләме 25,4 млрд. сум тәшкил итәчәк, шуның 17,9 млрд.сумы федераль бюджет хисабына һәм 7,5 млрд. сумы исә Татарстан бюджетыннан.