«Россия төбәкләрендә һәм шәһәрләрендә стратегик планлаштыру: территорияләр өчен милли максатлар һәм эффектлар» Гомумроссия форумы кысаларында Санкт-Петербургта узган муниципаль стратегияләрнең VI конкурсы финалында Түбән Кама муниципаль районының Каенлык авыл җирлеге һәм Питрәч муниципаль районы «2019 елның иң яхшы авыл җирлеге стратегиясе» һәм «2019 елның иң яхшы авыл муниципаль районы стратегиясе» номинацияләрендә беренче урыннарны алды.
2019 елның 1 ноябрендә Россия экспорт үзәгенең «Экспорт мәктәбе» белем бирү проекты кысаларында кече һәм урта бизнес вәкилләре өчен «Экспортның таможнялы җайга салынуы» курсы буенча семинар узачак.
Стратегик инициативалар агентлыгының (СИА) шәһәр компетенцияләре үзәге «100 шәһәр лидеры» программасы кысаларында «Шәһәр тирәлеген үстерүгә халыкны җәлеп итү һәм катнашуның уңышлы тәҗрибәләре атласы» әзерләде.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Протек» Россия фармацевтика компаниясе вәкилләре белән очрашты, ул 2021 елга Казанда логистик үзәк төзелешенә 1,5 млрд.сум кертергә планлаштыра. Проект җирле фармоҗитештерүчеләр продукциясен алга җибәрү өчен «Протек» ресурсларыннан файдаланырга мөмкинлек бирәчәк.
Казанда кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү илкүләм проекты кысаларында узган «минем бизнес» форумы республикада һәм башка төбәкләрдә яшәүчеләр тарафыннан зур кызыксыну уятты. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Тәҗрибәле һәм яшь эшкуарлар дәүләт тарафыннан бизнеска ярдәм итү чаралары турында белделәр.
Ozon компаниясе Татарстан Республикасы үзмәшгульләре өчен программа тәкъдир итте. Онлайн-платформа берничә дистә үзмәшгульлек агентлары белән хезмәттәшлек итә - алар үзләренә уңайлы эш графигын сайлый алалар, ширкәттән тотылган ягулык өчен компенсация алалар, шулай ук клиент заказларын китереп җиткерү өчен уңайлы эш өчен җиһазлар һәм ИТ-софт алалар.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов пәнҗешәмбе көнне Казанда узган «Минем бизнес» эшлекле форумы кысаларында ФАСТТРЕК исемле күп функцияле цифрлы платформасын тәкъдир итте.
2019 елның 25 октябрендә Оренбург трактында OZONНЫҢ яңа сортлау үзәгендә Татарстан җитештерүчеләренең товарларын тест рәвешендә кабул итү узды. Яңа үзәк Татарстан товар җитештерүчеләре һәм үзмәшгульләр ширкәтләрен маркетплейска җәлеп итү белән бәйле операцияләрне киңәйтү өчен махсус ачылган.
Форумны Ульяновск өлкәсе Хөкүмәте оештыра. Форум кысаларында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүнең дәүләт программалары һәм бизнесны финанслау, инновацияле икътисад, контрактлар һәм кооперация, мәгариф һәм акселерация, эшкуарлык эшчәнлеген җайга салу, экспорт һәм халыкара җитештерү чылбырларына урнаштыру кебек өстенлекле юнәлешләре буенча фикер алышырга тәкъдим ителә.
Татарстанның «Иң яхшы КФҮ» һәм «КФҮнең иң яхшы универсаль белгече» Республика конкурсына йомгак ясалды.