Стратегик инициативалар агентлыгының (СИА) шәһәр компетенцияләре үзәге «100 шәһәр лидеры» программасы кысаларында «Шәһәр тирәлеген үстерүгә халыкны җәлеп итү һәм катнашуның уңышлы тәҗрибәләре атласы» әзерләде.
Җыентыкның беренче өлешенә Россиянең 25 шәһәрендә тормышка ашырылган модель карарлар керде. Татарстан Республикасы анда Казан халкы белән бергә эшләнгән Әпсәләмов урамы буйлап урнашкан «Ак чәчәкләр» бульвары иҗтимагый киңлеге белән тәкъдир ителде.
Теләге булган һәр кеше, Россия Федерациясенең теләсә кайсы төбәгендә яшәүчеләрне җәлеп итеп, проектларны тормышка ашыру тәҗрибәсе белән уртаклаша ала. Моның өчен 100gorodov.ru платформасында теркәлергә һәм үз идеяңне проект битендә тасвирларга кирәк.
Кергән барлык кейсларны эксперт төркеме бәяләячәк, анда Россиянең алдынгы урбанистлары, архитекторлар, социологлар, мәдәният менеджерлары, рәссамнар һәм шәһәр киңлекләрен формалаштыру буенча белгечләр керә. Кейслар 2019 ел ахырына кадәр кабул ителә.
Проектларның иң яхшылары Уңышлы тәҗрибәләр атласына керәчәк һәм илдә уңайлы шәһәр мохите булдыру өчен үрнәк булачак, шулай ук Россиянең барлык шәһәрләре буенча да тиражланачак.
Белешмә: «100 шәһәр лидеры» - Стратегик инициативалар агентлыгының һәм «Росатом» атом энергиясе буенча Россия дәүләт корпорациясенең шәһәр компетенцияләре үзәге программасы. Аның максаты - шәһәр бергәлекләрен үстерү һәм аларны Россия шәһәрләрен яхшы якка үзгәртү процессларына актив кертү.