«Минем бизнес » Эшлекле форумы Татарстан Республикасы бизнес җәмәгатьчелегенең 12 меңнән артык вәкилен җыйды

2019 елның 25 октябре, җомга

Казанда кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү илкүләм проекты кысаларында узган «минем бизнес» форумы республикада һәм башка төбәкләрдә яшәүчеләр тарафыннан зур кызыксыну уятты. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Тәҗрибәле һәм яшь эшкуарлар дәүләт тарафыннан бизнеска ярдәм итү чаралары турында белделәр.

«Минем бизнес» форумы, «Кече һәм урта эшкуарлык һәм индивидуаль эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» милли проектының бер өлеше буларак, эшлекле җәмәгатьчелек вәкилләренең үзара хезмәттәшлеге һәм бизнесны үстерү өчен иң яхшы шартлар тудыру өлкәсендә дәүләт инициативаларын тәкъдим итү мәйданы булып тора. Казандагы Форум иң эреләренең берсе булды: Яр Чаллы һәм Әлмәттәге трансляцияне исәпкә алып, ул 12 меңнән артык катнашучыны җыйды. Элегрәк мондый форумнар Россиянең 5 төбәгендә – Иваново, Светлогорск, Барнаул, Ростов-на-Дону һәм Краснодар шәһәрләрендә узган иде инде.

Форумның төп кунагы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов булды. Республика башлыгы төбәктә эшкуарлыкны үстерү планнары турында сөйләде һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының уникаль цифрлы эшләнмәсен – «Бердәм тәрәзә» форматы аша финанс һәм финанс булмаган ярдәм чараларына бизнесның үтемлелеген гадиләштерү өчен күп функцияле ФАСТТРЕК платформасын тәкъдир итте. Теге яки бу ярдәм чарасын алу өчен электрон гариза һәм Портал аша кирәкле документлар исемлеген җибәрергә кирәк. Шуннан соң гариза бирүче үзенең гаризасын карау һәм запросны үтәү барышын күзәтеп бара. Гаризаны килештерүнең арадаш этаплары турындагы статуслар эшмәкәрнең Порталдагы шәхси кабинетында күрсәтелә.

Форумның эшлекле программасында Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының инвестицион сәясәт һәм эшкуарлыкны үстерү департаменты директоры Милена Арсланова, эшкуар, DESNET Technology генераль директоры Омер Экинджи, Россия спортчысы һәм бизнес-ледиы Ләйсән Утяшева, скриптлар буенча әйдәп баручы эксперт Настая Белочкина, Россиядә иң титуллы бизнес-тренер Радислав Гандапас, Автосеть.ру федераль челтәре хуҗасы Руслан Абдулнасыров, Forbes топ-100нән бизнесмен Евгений Черняк катнашты.

Спикерлар мотивация һәм лидерлык, Россиядә франшизалар базарын үстерү, ресторан бизнесын масштаблау стратегиясе, электрон сәүдә үзенчәлекләре һәм социаль челтәрләрдә алга таба мавыктыру турында сөйләделәр, шулай ук эшкуарлар өчен булдырылган ФАСТТРЕК исемле яңа цифрлы инструмент турында фикерләрен әйтеп уздылар. Мәсәлән, Радислав Гандапас үзенең чыгышында, бу платформа нәкъ менә эшмәкәрнең иң кыйммәтле ресурсы булган вакытны нәтиҗәле кулланырга мөмкинлек бирәчәк корал, дип билгеләп үтте.

Эшмәкәрләр форумына беренче тапкыр мактаулы кунаклар сыйфатында 2005-2007 елларда икътисад министры вазифасын башкарган Борис Павлов, 2002-2005 елларда министрлыкны җитәкләгән Алексей Пахомов һәм 1991-1995 елларда Татарстан икътисады рулендә торган Филза Хәмидуллин чакырылган иде.

«Үз һөнәри дәрәҗәңне даими рәвештә күтәрү, яңа белем һәм компетенцияләр алу, үз эшеңдә камилләшү генә түгел, ә ил икътисады өчен катлаулы шартларда эшләгән коллегаларының бәяләп бетергесез тәҗрибәсен истә тоту һәм бәяләү дә мөһим. Бүген мин коллегаларымнан кыйммәтле киңәшләр алдым, - дип билгеләп үтте Фәрит Габделганиев. - Мондый очрашуларны даими үткәрергә, «Министрлар советы» булдырырга: идеяләр белән уртаклашырга, өлкән иптәшләрнең тәнкыйтьен кабул итәргә, бәһасез тәҗрибә үзләштерергә кирәк».

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International