"Протек" фармкомпаниясе Казанда логистик үзәк төзергә планлаштыра

2019 елның 25 октябре, җомга

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Протек» Россия фармацевтика компаниясе вәкилләре белән очрашты, ул 2021 елга Казанда логистик үзәк төзелешенә 1,5 млрд.сум кертергә планлаштыра. Проект җирле фармоҗитештерүчеләр продукциясен алга җибәрү өчен «Протек» ресурсларыннан файдаланырга мөмкинлек бирәчәк.

Очрашу нәтиҗәләре буенча «Протек» фармокомпаниясенә «Татарстан Республикасында инвестиция эшчәнлеге турында» республика кануны кысаларында 15,5 мең кв. м мәйданлы бүлү-логистика үзәген төзү буенча инвестпроектны гамәлгә ашырганда кайбер салым ташламалары бирү турында карар кабул ителде.

"Протек" ТР сәламәтлек саклау министрлыгының дәүләт контрактлары кысаларында ташламалы категория гражданнар өчен медикаментлар белән тәэмин итүче буларак, шулай ук Татарстан җитештерүчеләре белән партнерлык аша безнең республика базарында үзен уңышлы яктан күрсәтте. Концернның безнең регионда булуын киңәйтү ширкәтнең дистрибьютор челтәрен кулланып, республика товар җитештерүчеләре продукциясен алга этәрүне көчәйтергә мөмкинлек бирәчәк», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасының икътисад министры Фәрит Габделганиев.

Җирле фармацевтика заводлары өчен «Протек» әйдәп баручы дистрибуторларның берсе булып тора, шуңа бәйле рәвештә алар республика җитәкчелегенә «Протек» ширкәтләр төркеме һәм аның бүлендек аптека челтәре адресына китерү күләмнәрен арттыруда ярдәм итү үтенече белән мөрәҗәгать иттеләр.

2021 елның сентябренә «Протек» 2,8 га мәйданда Казанда административ-көнкүреш һәм склад өлешләре белән автоматлаштырылган бүлү-логистика үзәген төзергә һәм файдалануга тапшырырга планлаштыра. Проектка инвестицияләр күләме 1,5 млрд.сум тәшкил итәчәк, аны гамәлгә ашыру 123 яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Хәзерге вакытта проект-смета документларын әзерләү бара.

            Белешмә:

Хәзерге вакытта «Протек» ДК дару чараларын җитештерүне («Сотекс «Фармфирмасы» ЯАҖ һәм «Рафарма» АҖ), фармацевтика препаратларын һәм сәламәтлек өчен товарлар дистрибуциясен («ПРОТЕК» ны кертү Үзәге), шулай ук ваклап сатуны («Ригла» даруханәләр челтәре) үз эченә алган эре Россия фармацевтика холдингы булып тора. Хәзерге вакытта республикада 8 «Ригла» даруханәсе эшли. Моннан тыш, 2007 елдан Биектау районында «Протек» ДК склады эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International