2019 елның 1 ноябрендә Россия экспорт үзәгенең «Экспорт мәктәбе» белем бирү проекты кысаларында кече һәм урта бизнес вәкилләре өчен «Экспортның таможнялы җайга салынуы» курсы буенча семинар узачак.
Чит илгә продукция сатуда кызыксынган эшкуарларны таможня кануннары нигезләре, ТН ВЭД кодларын интерпретацияләү һәм товарның килеп чыгышы илен билгеләү кагыйдәләре белән таныштырачаклар. Семинарда катнашучылар өчен таможня процедураларын һәм экспортлана торган товарлар декларациясен тутырганда башкарыла торган хаталарны җентекләп тикшерүне тәкъдир итәчәкләр. Таможня бәясен раслау өчен нинди документлар кирәк һәм таможня ведомствосы хезмәткәрләренең хокуксыз карарларыннан яки гамьсезлекләреннән экспортерның хакларын ничек якларга кирәк булуы турында сөйләячәкләр.
Укулар тәмамлангач, тыңлаучыларга курс узу турында сертификатлар тапшырылачак.
Семинарда бушлай катнашу өчен, 29 октябрь 18: 00 сәгатьткә кадәр теркәлү узарга кирәк. Элемтә өчен: Ирина Милютина +79179324851.
Семинар Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында узачак (Казан шәһәре, Пушкин ур., 18 йорт). Чара 10.00 сәгатьтә башлана.