2019 елның 5-6 декабрендә Ульянда «Россиядә эшлекле климат» XI бизнес-форумы узачак

2019 елның 25 октябре, җомга

Форумны Ульяновск өлкәсе Хөкүмәте оештыра. Форум кысаларында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүнең дәүләт программалары һәм бизнесны финанслау, инновацияле икътисад, контрактлар һәм кооперация, мәгариф һәм акселерация, эшкуарлык эшчәнлеген җайга салу, экспорт һәм халыкара җитештерү чылбырларына урнаштыру кебек өстенлекле юнәлешләре буенча фикер алышырга тәкъдим ителә.

Форумда катнашырга эшкуар иҗтимагый берләшмәләре җитәкчеләре, банк структуралары, кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү инфраструктурасы вәкилләре, һәм шулай ук эшкуарлар чакырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International