«Россия төбәкләрендә һәм шәһәрләрендә стратегик планлаштыру: территорияләр өчен милли максатлар һәм эффектлар» Гомумроссия форумы кысаларында Санкт-Петербургта узган муниципаль стратегияләрнең VI конкурсы финалында Түбән Кама муниципаль районының Каенлык авыл җирлеге һәм Питрәч муниципаль районы «2019 елның иң яхшы авыл җирлеге стратегиясе» һәм «2019 елның иң яхшы авыл муниципаль районы стратегиясе» номинацияләрендә беренче урыннарны алды.
Конкурс нәтиҗәләрен бүген Санкт - Петербургта «Россия төбәкләрендә һәм шәһәрләрендә стратегик планлаштыру: территорияләр өчен милли максатлар һәм эффектлар» Гомумроссия форумы кысаларында ясадылар. Бүләкләү тантанасында икътисад министры урынбасары Олег Пелевин катнашты.
Татарстан Республикасының муниципаль стратегияләре дүртенче ел рәттән федераль дәрәҗәдә танылу ала.
2016 елда әлеге конкурста Чистай һәм Менделеевск районнары, Яр Чаллы шәһәре җиңеп чыктылар.
2017 елда Чистай муниципаль районының 2020 елга кадәр Социаль-икътисадый үсеш стратегиясе Санкт-Петербургта «Россия төбәкләрендә һәм шәһәрләрендә стратегик планлаштыру» XVI гомумроссия форумы кысаларында «Шәһәрләрне үзгәрткән стратегияләр» конкурсында беренче урынны алды.
Шул ук елда Казан шәһәренең 2030 елга кадәр Социаль-икътисадый үсеше стратегиясе «Шәһәр стратегияләре — 2017» конкурсында беренче урынны алды, аның финалы Екатеринбургта «Россия шәһәре 2030: мөмкинлекләр чатлары» Гомумроссия Стратегик үсеш форумы кысаларында узды.
2018 елда Түбән Кама һәм Әлмәт районнары «Россия төбәкләрендә һәм шәһәрләрендә стратегик планлаштыру» форумы кысаларында муниципаль стратегияләр конкурсында җиңүче булдылар.