ЯҢАЛЫКЛАР


5
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

Якын Көнчыгыштагы иң эре һәм дөнья күләмендә зурлыгы буенча икенче булган Arab Health 2020 күргәзмәсе киләсе елның 27-30 гыйнварында Дубай шәһәрендә, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә узачак.

Коммерциячел булмаган оешмаларның 130дан артык социаль әһәмияткә ия проекты республика бюджетыннан субсидияләр алу конкурсында җиңүче итеп танылды.


1
ноябрь, 2019 ел
җомга

Логистикага чыгымнар товар бәясенең уртача 10-30% ын тәшкил итәргә мөмкин, әмма товарны транспортировкалауның дөрес итеп төзелгән процессы бу чыгымнарны киметергә ярдәм итә. Татарстанның чит ил базарларына чыгарга ниятләгән кече һәм урта эшкуарларын экспорт килешүе төзегәндә әлеге процедураның үзенчәлекләре белән танышырга чакыралар.

Агымдагы елның 10 аенда эшмәкәрләргә ташламалы микрофинанслауга ихтыяҗ, узган ел белән чагыштырганда, 3 тапкыр диярлек арткан.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы 2019 елның гыйнвар-сентябрь айлары өчен Татарстан Республикасы муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының социаль-икътисадый үсеше буенча айларга бүленгән рейтингын әзерләде.

Сценар программалаштыру һәм уңышлы бизнесны модельләштерү мөмкинлекләре турында катнашучылар тарафыннан белем алу. Нәкъ менә шундый максат белән иртәгә Яр Чаллыда «Түрәләр өчен эшлекле төшке аш» узачак. Очрашуда оешма җитәкчеләре катнашачак.


31
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Республикада чараны инновацион эшчәнлек өлкәсендә вәкаләтле орган буларак Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы оештыра.

 

 

Хезмәт күрсәтү турында консультация сорап бер ай эчендә 600гә якын эшмәкәр мөрәҗәгать итте.


30
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Республиканың Әгерҗе районында – «Добролюбова авылы», ә Минзәләдә «Промзона-Минзәлә» сәнәгать мәйданчыгы булдырылды. 


29
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы «Контроль-күзәтчелек эшчәнлеге отличнигы» дип танылды. Мактау билгесе белән бүләкләү Мәскәүдә «Дәүләт идарәсе реформасы: дәүләт контроленең яңа сыйфаты» конференциясендә узды, аның кысаларында Россия Федерациясе субъектларында «Россия Федерациясе субъектларында контроль-күзәтчелек эшчәнлеген гамәлгә ашыру» максатчан моделен гамәлгә кертүне мониторинглау буенча эшче төркемнең киңәйтелгән утырышы узды. Татарстанның максатчан модель күрсәткечләренә ирешүе (100%) һәм эштәге югары нәтиҗәләргә ирешүе билгеләп үтелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International