ТР Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды гариза рәсмиләштерү, документларны верификацияләү һәм килештерү процедуралары онлайн режимда ФАСТРЕК. РФ платформасында узган беречне микрозаймны тапшырды.
2019 елның гыйнварыннан «Минем салым» кушымтасында 53 меңгә якын үзмәшгуль кеше теркәлгән, алар Татарстан Республикасын үз эшчәнлеге регионы итеп күрсәткән. Бу санга республикада теркәлгән 48,1 мең үзмәшгульлек белән шөгыльләнүче һәм Татарстан белән күрше төбәкләрнең 5 меңгә якын гражданы керә.
Татарстанда кече һәм урта бизнес предприятиеләре катнашында республиканың эре ширкәтләренең заказларын башкаручылар буларак сату-алу эшләре өлеше арта. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин катнашында конкуренцияне үстерүнең милли планын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча узган киңәшмәдә икътисад министры Фәрит Габделганиев хәбәр итте.
Кластерлар һәм технопарклар ассоциациясе Россия Икътисадый үсеш министрлыгы белән берлектә илнең махсус икътисадый зоналарының инвестицион җәлеп итүчәнлеге буенча III илкүләм рейтинг йомгакларын ясады. Быел Россиянең 14 регионыннан 16 МИЗ бәяләнде. Рейтинг 2017 елдан бирле үткәрелә. Аның методикасы 6 төркемгә берләштерелгән 28 күрсәткеч нигезендә төзелгән: Россия регионының Инвестицион җәлеп итүчәнлеге; МИЗда эшмәкәрлек эшчәнлеге өчен уңай шартлар; МИЗ инфраструктура белән тәэмин ителеше; Җир ресурслары (һәм капиталь төзелеш объектлары); МИЗ резидентларының инвестицион (һәм инновацион) активлыгы; МИЗ интернет-сайтының мәгълүмати ачыклыгы.
Бүгенге көндә Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыру кысаларында гомуми суммасы 14,8 млрд. сум булган 565 дәүләт контракты төзелгән, ягъни агымдагы елга планлаштырылган барлык контрактларның 100% ы. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев хәбәр итте.
Ике республиканың бизнес-җәмәгатьчелеге вәкилләре күрше төбәкләр арасында үзара файдалы икътисади хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре турында фикер алышачак.
Фестивальдә бизнес һәм дәүләт белән партнерлыкта иң яхшы социаль тәҗрибәләрне тәкъдир итәчәкләр, бизнес һәм коммерциячел булмаган оешмалар арасындагы хезмәттәшлекнең төп аспектлары, аларның хезмәттәшлек теориясе һәм практикасы, коммерциячел булмаган сектор вәкилләренең компетенцияләре һәм һөнәри осталыклары турында фикер алышачаклар.
29 ноябрьдә Казанда «Минем бизнес: эш буенча очрашулар» эшлекле сессиясе узачак. Аны Россия Икътисадый үсеш министрлыгы «Кече һәм урта эшкуарлык һәм индивидуаль эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында оештыра. Чара ТАСС мәгълүмат агентлыгы һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә үткәрелә.
Агымдагы елда эшкуарлар кредит йөкләмәләреннән азат ителү өчен 13 декабрьгә кадәр гаризаларын тапшыра ала.
Финляндиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Микко Хаутала һәм SITRA/СИТРА фин милли тикшеренүләр һәм үсеш фондының баш киңәшчесе Тимо Макела КДЭУга визиты вакытында Татарстан Республикасы белән циркуляр икътисад буенча уртак проект турында фикер алышачак.