53 меңгә якын үзмәшгуль Татарстанны үз эшчәнлеге регионы итеп сайлады

2019 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

2019 елның гыйнварыннан «Минем салым» кушымтасында 53 меңгә якын үзмәшгуль кеше теркәлгән, алар Татарстан Республикасын үз эшчәнлеге регионы итеп күрсәткән. Бу санга  республикада теркәлгән 48,1 мең үзмәшгульлек белән шөгыльләнүче һәм Татарстан белән күрше төбәкләрнең 5 меңгә якын гражданы керә.

Бүген 4 пилот төбәк булган Татарстан, Мәскәү шәһәре, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә яңа салым режимы гамәлдә. Бу төбәкләрдә яшәүчеләр тиңдәшсез түбән салым ставкалары һәм «Минем салым» мобиль кушымтасы аша, салым һәм хисап тапшырмыйча, бизнес белән идарә итү мөмкинлегенә ия. Гомумән алганда, Россиядә 290 меңнән артык кеше үзмәшгуль булган.

«Яңа салым режимы гадилеге һәм һәркем файдалана алырлык булуы хисабына зур кызыксыну уята, шул исәптән Татарстан белән якын-тирә төбәкләрдә яшәүчеләрнең дә: үзмәшгуль буларак Ульяновск, Уфа, Ижевск, Йошкар-Олада яшәүчеләр теркәлә», - дип сөйләде Татарстан Икътисад министрлыгының Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм итү институтларын үстерү бүлегенең әйдәп баручы белгече Эмиль Хисмәтов.

Россия Федерациясе Хөкүмәте шулай ук бу тенденциягә игътибар итте. Үзмәшгульләр өчен салымны этаплап кертү төбәкләр арасында бизнесның «миграциясенә» китерә. РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев РФ Финанс министрлыгына һәм Россия Федераль салым хезмәтенә «бу күчеш чорын ничек кичерү турында уйларга» тәкъдим итте.

2020 елның гыйнварыннан профессиональ керемгә салым илнең тагын 19 төбәгендә яшәүчеләр өчен ачык булачак, ә 2020 елның июленнән бөтен Россиягә таратылачак. 21 ноябрьдә Дәүләт Думасы депутатлары канун проектын беренче укылышта кабул итте, аның буенча киләсе елның 1 гыйнварыннан үзмәшгульләргә салым алу экспериментына Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе, Башкортстан, Ямал-Ненец автоном округы, Ханты-Манси автоном округы, Ненец автоном округы һәм кайбер өлкәләр кертеләчәк.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк,үзмәшгуль үзенең эшчәнлек урынын календарь елына бары бер тапкыр үзгәртергә хаклы. Сайлап алынган төбәк территориясендә эшчәнлек туктатылган очракта, үзмәшгуль экспериментка кертелгән башка төбәкне сайларга тиеш булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International