ФАСТРЕК онлайн-платформасы аша формалаштырылган беренче микрозайм бирелде

2019 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

ТР Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды гариза рәсмиләштерү, документларны верификацияләү һәм килештерү процедуралары онлайн режимда ФАСТРЕК. РФ платформасында узган беречне микрозаймны тапшырды.

Күчемсез милек белән идарә итү өлкәсендә үз бизнесын үстерүче Казанлы шәхси эшмәкәр 300 мең сум күләмендә финанс ярдәме алды. Микрозайм еллык 7,5% ставкасы буенча 3 елга бирелгән.

Әлеге ярдәм чарасын алу өчен, эшкуар электрон гариза һәм профильле структураларга килешү өчен кирәкле документлар пакетын фастрек.рф порталы аша юллаган. Шуннан соң ул бары үзенең гаризасын карау һәм запросны үтәү барышын күзәтеп торган. Килештерүнең арадаш этаплары турындагы статуслар порталдагы шәхси кабинетында күрсәтелеп барган.

Бу ведомство вәкилләренә көндезге кабул итүгә язылу, чиратта консультация вакытын көтү зарурлыгына бәйле уңайсызлыкларны юк итте.

«ФАСТРЕК эшмәкәрләр арасында популярлаша бара. Без гаризаларны онлайн режимында алабыз, документлар тикшерелә, әгәр нинди дә булса таләпләргә туры килмәсә, гариза бирүчене бу хакта оператив рәвештә хәбәр итәләр – ул документлар пакетын тулыландырырга яки үз запросына төзәтмәләр кертергә мөмкин. КУЭ субъектларына микрозаймнар бирүгә килгәндә, хәзер гариза бирү вакытыннан килештерү процессына кадәр булган заман элек булган кебек 30 көн урынына 10 эш көненнән дә артмый. Аларны алу өчен гаризаны тәүлекнең теләсә кайсы вакытында һәм теләсә кайсы торак пункттан җибәрергә мөмкин. Бу республиканың ерак районнарында бизнесны үстерүче Татарстан халкы өчен аеруча актуаль», - дип билгеләп үтте ТР икътисад министры Фәрит Габделганиев.

Исегезгә төшерәбез, РФ ФАСТРЕК.РФ – эшмәкәрләрнең ТР Икътисад министрлыгы тарафыннан эшләнгән финанс хезмәтләрен алу мөмкинлеген гадиләштерүче яңа корал. Бүгенге көндә Россиядә ФАСТРЕКның аналоглары юк. Проект «Цифрлаштыру» һәм «Кече һәм урта эшмәкәрлек» дигән ике илкүләм проект кысаларында алга таба максатларга ирешергә ярдәм итә.

2019 ел ахырына кадәр ФАСТРЕК аша Татарстанда кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итүнең иң популяр чараларын күрергә мөмкин булачак, 2020 ел дәвамында порталга ТР территориясендә эшләүче эшкуарлар өчен 40тан артык хезмәт өстәләчәк. Күчемсез милек белән идарә итү өлкәсендә үз бизнесын үстерүче Казанлы шәхси эшмәкәр 300 мең сум күләмендә финанс ярдәме алды. Микрозайм еллык 7,5% ставкасы буенча 3 елга бирелгән.

Әлеге ярдәм чарасын алу өчен, эшкуар электрон гариза һәм профильле структураларга килешү өчен кирәкле документлар пакетын фастрек.рф порталы аша юллаган. Шуннан соң ул бары үзенең гаризасын карау һәм запросны үтәү барышын күзәтеп торган. Килештерүнең арадаш этаплары турындагы статуслар порталдагы шәхси кабинетында күрсәтелеп барган.

Бу ведомство вәкилләренә көндезге кабул итүгә язылу, чиратта консультация вакытын көтү зарурлыгына бәйле уңайсызлыкларны юк итте.

«ФАСТРЕК эшмәкәрләр арасында популярлаша бара. Без гаризаларны онлайн режимында алабыз, документлар тикшерелә, әгәр нинди дә булса таләпләргә туры килмәсә, гариза бирүчене бу хакта оператив рәвештә хәбәр итәләр – ул документлар пакетын тулыландырырга яки үз запросына төзәтмәләр кертергә мөмкин. КУЭ субъектларына микрозаймнар бирүгә килгәндә, хәзер гариза бирү вакытыннан килештерү процессына кадәр булган заман элек булган кебек 30 көн урынына 10 эш көненнән дә артмый. Аларны алу өчен гаризаны тәүлекнең теләсә кайсы вакытында һәм теләсә кайсы торак пункттан җибәрергә мөмкин. Бу республиканың ерак районнарында бизнесны үстерүче Татарстан халкы өчен аеруча актуаль», - дип билгеләп үтте ТР икътисад министры Фәрит Габделганиев.

Исегезгә төшерәбез, ФАСТРЕК.РФ – эшмәкәрләрнең ТР Икътисад министрлыгы тарафыннан эшләнгән финанс хезмәтләрен алу мөмкинлеген гадиләштерүче яңа корал. Бүгенге көндә Россиядә ФАСТРЕКның аналоглары юк. Проект «Цифрлаштыру» һәм «Кече һәм урта эшмәкәрлек» дигән ике илкүләм проект кысаларында алга таба максатларга ирешергә ярдәм итә.

2019 ел ахырына кадәр ФАСТРЕК аша Татарстанда кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итүнең иң популяр чараларын күрергә мөмкин булачак, 2020 ел дәвамында порталга ТР территориясендә эшләүче эшкуарлар өчен 40тан артык хезмәт өстәләчәк.

БЕЛЕШМӘ

ФАСТТРЕК.РФ – КУЭ субъектларының һәм дәүләт структураларының үзара хезмәттәшлеге процессларын цифрлы икътисад яссылыгына күчерү өчен Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан эшләнгән онлайн-платформа. Теге яки бу ярдәм чарасын алу өчен электрон гариза һәм тиешле документлар исемлеген Портал аша профильле килештерүче ведомстволарга җибәрергә кирәк. Шуннан соң гариза бирүче үзенең гаризасын карау һәм запросны үтәү барышын күзәтеп бара. Гаризаны килештерү процессы барышы турындагы статуслар эшмәкәрнең Порталдагы шәхси кабинетында күрсәтелә.

ФАСТРЕК потенциаль эшмәкәрне үз эшләрен башлау турында карар кабул итүдән туктата ала торган бюрократик, мәгълүмати, финанс-вакытлы киртәләрнең  максималь санын юк итәргә ярдәм итә. 2019 елда ФАСТРЕКның беренче релизы Татарстанда КУЭ арасында иң популяр ярдәм чараларын гамәлгә ашыруны күздә тота, 2020 ел дәвамында порталга ТР территориясендә эшчәнлекләрен алып барган эшкуарларга 40тан артык ярдәм чарасы өстәләчәк.

www.фасттрек.рф .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International