Кластерлар һәм технопарклар ассоциациясе Россия Икътисадый үсеш министрлыгы белән берлектә илнең махсус икътисадый зоналарының инвестицион җәлеп итүчәнлеге буенча III илкүләм рейтинг йомгакларын ясады. Быел Россиянең 14 регионыннан 16 МИЗ бәяләнде. Рейтинг 2017 елдан бирле үткәрелә. Аның методикасы 6 төркемгә берләштерелгән 28 күрсәткеч нигезендә төзелгән: Россия регионының Инвестицион җәлеп итүчәнлеге; МИЗда эшмәкәрлек эшчәнлеге өчен уңай шартлар; МИЗ инфраструктура белән тәэмин ителеше; Җир ресурслары (һәм капиталь төзелеш объектлары); МИЗ резидентларының инвестицион (һәм инновацион) активлыгы; МИЗ интернет-сайтының мәгълүмати ачыклыгы.
«Алабуга» МИЗы сәнәгать-җитештерү һәм порт тибындагы махсус икътисади зона төркемендә лидер булды. Аның белән бергә рейтингның ТОП позицияләрендә - «Липецк» МИЗы. Алар җәлеп ителгән резидентлар саны һәм инвестицияләр күләме буенча алда бара. Өченче урынны Россиядә шәхси милек формасындагы беренче махсус икътисадый зона булган «Ступино Квадрат» МИЗы алды. Ул 2015 елда булдырылган.
«Татарстанда махсус икътисадый зоналар булдыру буенча һәр масштаблы проект ике төп этап уза – без мәйданчыкка инвестициялибез, резидентларны җәлеп итү өчен эшлибез, һәм мәйданчык мөстәкыйль рәвештә эшли башлагач, төбәк икътисадына эшли. "Алабуга" ның еллык уңышлары аның Татарстан чикләрендә генә түгел, ә бөтен ил икътисады өчен стратегик объект булуын, аның ачыклыгына ирешү, икътисадый хезмәттәшлекне стимуллаштыру, ирекле эшмәкәрлекнең яңа базар формаларын үстерү инструменты булуын раслый», – дип билгеләп үтте ТР икътисад министры Фәрит Габделганиев.
Исегезгә төшерәбез, «Алабуга» МИЗы шулай ук 2017 һәм 2018 еллар йомгаклары буенча Милли рейтингның беренче баскычларын били. Аның өлешенә Россиянең барлык махсус икътисадый зоналары кеременең яртысы һәм сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисади зона кеременең 80% ы туры килә. 2019 елны исәпкә алып, барлык дәрәҗәдәге бюджетларга резидентлар тарафыннан 34,4 млрд. сум акча күчерелгән.
Россия Икътисадый үсеш министрлыгы мәгълүматлары буенча, «Алабуга» сәнәгать-җитештерү һәм техник-гамәлгә кертү тибындагы махсус икътисадый зоналар эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге рейтингында алдынгы урында тора. 2018 ел нәтиҗәләре буенча һәм, гомумән алганда, 2006 елда эшли башлаганнан бирле, "Алабуга" 100% нәтиҗәле дип танылды. Бәяләү МИЗ резидентлары эшчәнлеге нәтиҗәләрен, инженер, транспорт, социаль, инновацион инфраструктура объектларын булдыруга федераль, төбәк һәм җирле бюджет акчаларын кертүнең рентабельлеген һәм МИЗ идарәсе органы буларак ТР Икътисад министрлыгының эшчәнлеген чагылдыра.
2019 елда «Алабуга» Financial Times төркеменең «Трансчик хезмәттәшлек», «Академик хезмәттәшлек» һәм «Күнекмәләр үсеше» номинацияләрендә дөньяның махсус икътисадый зоналары Глобаль рейтингына бишенче тапкыр керде. Рейтинг резидентлар саны һәм үсеш динамикасы, яңа эш урыннары саны кебек күрсәткечләрне исәпкә алган.
«Алабуга» МИЗы 2016 елдан бирле Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы контролендә эшли һәм Россиядә сәнәгать-җитештерү тибындагы иң эре махсус икътисадый зона булып тора. МИЗ территориясендә бүгенге көндә 60 тан артык резидент эшли, шуларның 32се яңа сәнәгать производстволарын эшләтеп җибәрде инде. 6,8 мең эш урыны булдырылган. 2019 елның 1 октябренә эшчәнлек чорында «Алабуга» МИЗы резидентлары тарафыннан үзләштерелгән инвестицияләр күләме 132,4 млрд сум тәшкил иткән. Резидентларның керем күләме исә 465,8 млрд. сум.