Казанда «Социаль ярминкә» хәйрия фестивале узачак

2019 елның 27 ноябре, чәршәмбе

Фестивальдә бизнес һәм дәүләт белән партнерлыкта иң яхшы социаль тәҗрибәләрне тәкъдир итәчәкләр, бизнес һәм коммерциячел булмаган оешмалар арасындагы хезмәттәшлекнең төп аспектлары, аларның хезмәттәшлек теориясе һәм практикасы, коммерциячел булмаган сектор вәкилләренең компетенцияләре һәм һөнәри осталыклары турында фикер алышачаклар.

7 декабрьдә «Казан» халыкара ат спорты комплексында «Социаль ярминкә» I республика хәйрия фестивале узачак.

Чара социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар, бизнес һәм дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары вәкилләрен җыячак.

Фестивальдә бизнес һәм дәүләт белән партнерлыкта иң яхшы социаль тәҗрибәләрне тәкъдир итәчәкләр, бизнес һәм коммерциячел булмаган оешмалар арасындагы хезмәттәшлекнең төп аспектлары, аларның хезмәттәшлек теориясе һәм практикасы, коммерциячел булмаган сектор вәкилләренең компетенцияләре һәм һөнәри осталыклары турында фикер алышачаклар.

«Социаль ярминкә» I республика хәйрия фестиваленә социальнаяярмарка.рф сылтамасы буенча теркәлергә мөмкин. Тулырак мәгълүматны әлеге телефоннар аша алырга мөмкин: 8(843) 567-80-93; 567-80-97; 567-80-98

Чараны оештыручылар-Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы һәм СЮКБО ярдәм итү буенча Республика ресурс үзәге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International