ТР Икътисад министрлыгы икенче тапкыр бизнес өчен кредитлар буенча ставкаларны субсидияләүгә гаризалар кабул итүне озайтты

2019 елның 26 ноябре, сишәмбе

Агымдагы елда эшкуарлар кредит йөкләмәләреннән азат ителү өчен 13 декабрьгә кадәр гаризаларын тапшыра ала.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Россия банклары кредитлары буенча процент ставкасын түләү өчен субсидияләр алуга дәгъва кылучы эшкуарлардан гаризалар кабул итүне яңадан озайтты.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанның кече һәм урта бизнес өчен кредитлар буенча процентларны түләүгә 100% субсидияләү программасы агымдагы елның 3 октябрендә старт алды. Ярдәм чарасы субсидияләр белән фактта түләнгән процентлар каплануын күздә тота. Эшмәкәр кредитның "гәүдәсен" үзе түли. Бер кешегә финанс ярдәменең чик күләме елына 10 млн. сум тәшкил итә. 2019 елда программага 130 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

Агымдагы елда әлеге программада катнашу өчен документлар кабул итүне ноябрь уртасында тәмамлау планлаштырылган иде. ТР Икътисад министрлыгы эшмәкәрләргә ихтыяҗ арту сәбәпле, кабул итү вакытын башта 29 ноябрьгә, ә хәзер 13 декабрьгә кадәр озайтты.

«Без программада катнашу өчен кирәкле документлар пакетын рәсмиләштерү буенча консультацияләр сорап меңнән артык мөрәҗәгать алдык, әмма барлык эшкуарлар да гариза бирергә өлгерми. Процент ставкасын субсидияләү-эшмәкәрдән кредит йөкләмәсенең зур өлешен төшерүче реаль гамәлдәге корал булуы белән аңлатыла, - дип шәрехләде карарны ТР икътисад министры Фәрит Габделганиев. - Моннан тыш, әлеге ярдәм чарасы шактый сыгылмалы – эшмәкәрләр алган субсидияне үз теләкләре белән кулланырга хаклы. Теләсәләр кредитның калган өлешен каплыйлар, теләсәләр субсидияләрне үз бизнесларын үстерүгә юнәлдерәләр. Бүгенге көндә күрсәтелгән ярдәмнең гомуми суммасы 59 млн сумнан артып китә, бу программаның еллык бюджетының яртысын диярлек тәшкил итә».

Гаризаны тикшерү өчен шартлар элеккечә калды: эшмәкәрләргә 2017 елның 1 гыйнварыннан да соңга калмыйча Россия кредит оешмаларында җәлеп ителгән кредитлар буенча процентларны түләүгә бәйле фактта җитештерелгән һәм документаль расланган чыгымнар каплана. Шул ук вакытта кредит буенча процент ставкасы соңгы 3 елда Россия Федерациясе Үзәк банкы тарафыннан Исәпләнгән уртача алган процент ставкасыннан (14,13%) артмаска тиеш.

Гаризаны дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 9.00 дән 17.00 гә кадәр һәм җомга көнне 9.00 дән 16.00 сәгатькә кадәр бирергә мөмкин. Документлар кабул итү өчен адрес: Казан ш., Мәскәү ур., 55, 521 кабинет. Консультация өчен телефон: 236-29-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International