Татарстан эшкуарлары «Минем Бизнес: эш буенча очрашулар» эшлекле сессиясенә чакырыла

2019 елның 26 ноябре, сишәмбе

29 ноябрьдә Казанда «Минем бизнес: эш буенча очрашулар» эшлекле сессиясе узачак. Аны Россия Икътисадый үсеш министрлыгы «Кече һәм урта эшкуарлык һәм индивидуаль эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында оештыра. Чара ТАСС мәгълүмат агентлыгы һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә үткәрелә.

Эшлекле сессия барышында эшкуарлар кече һәм урта бизнеска дәүләт ярдәменең төп инструментлары белән таныша алачаклар. Очрашуда катнашучыларга «Минем бизнес» исемле КУЭга ярдәм итүнең бердәм милли цифрлы системасы, шулай ук аның төбәктәге эше турында җентекләп сөйләячәкләр.

Республиканың әйдәп баручы эшкуарлары үз эшләрен үстерү серләре һәм дәүләт ярдәме чараларын куллану тәҗрибәсе белән уртаклашачаклар.

Чарада Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм кече һәм урта эшкуарлык предприятиеләре Республика Ассоциациясе вәкилләре катнашачак.

Спикерлар арасында:

  • Әхмәтов Марат Камчы улы, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасының Стратегик үсеш буенча идарә рәисе урынбасары
  • Шәйхетдинов Рәфыйк Әгъзәм улы, Татарстан Республикасы кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе президенты
  • Бикмуллин Марат Газиз улы, бизнесмен, 17 ширкәтне гамәлгә куючы, «Казан» клубы президенты
  • Янышев Илдус Әхтәм улы, «Контр» куркынычсызлык ширкәтләр төркеме Директорлар советы рәисе, ТР велосипедчылар берлеге рәисе, юридик факультетны тәмамлаучылар ассоциациясе рәисе, "Ротари Интернешнл" Россия округы элект-губернаторы, «Велодобро» проекты авторы
  • Анна Новикова, «ИТАР-ТАСС» ФДУПның контракт эшчәнлеген оештыру һәм алып бару Департаменты җитәкчесе
  • Епифанцева Марина Геннадьевна, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгының мәгълүмат-аналитика бүлеге башлыгы
  • Сабирҗан Мәдинә, «Вкусная еда» ҖЧҖ генераль директоры
  • Дәүләтярова Әлфия, «Звезда» клиникалар челтәре генераль директоры урынбасары
  • Шәмсетдинов Эмиль, «Кроссфит Пионер» клубы җитәкчесе
  • Хисмәтуллина Гүзәл, «Тимсофт» ширкәте җитәкчесе, бизнес-тренер

Бизнес-сессиядә катнашучылар дәүләт органнары вәкилләре белән шәхсән очраша, кызыксындырган сораулар бирә һәм регионда кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү мәсьәләләре буенча шәхси консультация ала алачаклар.

 

Катнашу бушлай. Түбәндәге сылтама буенча теркәлү мәҗбүри:

 https://moybiz.timepad.ru/event/1125046/

 

Датасы, вакыты: 29 ноябрь, 10:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр. Кунаклар 9: 30 сәгатьтә җыела.

Үткәрү урыны: «ИТ-Парк» ДАУ (Югары технологияләр өлкәсендәге Технопарк).

ММЧ ӨЧЕН КОНТАКТЛАР:

Елена Боровикова,

Тел. +7 (951) 891-39-44,

e-mail: Elena.Borovikova@tatar.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International