Бүгенге көндә Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыру кысаларында гомуми суммасы 14,8 млрд. сум булган 565 дәүләт контракты төзелгән, ягъни агымдагы елга планлаштырылган барлык контрактларның 100% ы. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы икътисад министры Фәрит Габделганиев хәбәр итте.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, ноябрьдә Татарстанда барлык дәүләт контрактлары төзеләчәк.
«Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыру план режимында бара. Республика үз бурычларын вакытында үтәячәк», - дип ассызыклады Фәрит Габделганиев.
Быел Татарстан Республикасы Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның май указы белән расланган милли проектларны гамәлгә ашыруга кушылды. Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 2019 елда 26 млрд. сум бүлеп бирелгән, шул исәптән федераль бюджеттан-19 млрд.сум һәм республика бюджетыннан-7,6 млрд. сум. Акча 341 объектны төзү һәм реконструкцияләү, WorldSkills эшче һөнәрләре чемпионатын уздыру, 385 объект өчен җиһазлар сатып алу һәм матди-техник базаны яхшырту, адреслы ярдәм күрсәтү, социаль түләүләр бирү, укыту һәм башка чараларга юнәлдерелә.
Илкүләм проектлар ярдәмендә, узган ел белән чагыштырганда, кайбер социаль әһәмиятле тармакларны финанслау арткан.
Әйтик, 2019 елда моңарчы күрелмәгән акчалар «КУЭ һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм итү» илкүләм проекты кысаларында кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итүгә 1,6 млрд. сум бүлеп бирелгән. Узган ел барлыгы 70 млн. сум иде. Бу күрсәткеч буенча Татарстан – Россия төбәкләре арасында лидер.
Транспорт һәм юл хуҗалыгын финанслау 3,7 млрд сумга артты: 2019 елда Татарстанның өч эре агломерациясендә – Казан, Яр Чаллы һәм Түбән Камада 202 км юлны ремонтлау планлаштырыла.
Сәламәтлек саклау өлкәсен финанслау 1,1 млрд.сумга артты: акчалар республика сәламәтлек саклау учреждениеләренең матди-техник базасын яңартуга, авыруларны профилактикалауга һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга юнәлтелә.