Финляндиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Микко Хаутала һәм SITRA/СИТРА фин милли тикшеренүләр һәм үсеш фондының баш киңәшчесе Тимо Макела КДЭУга визиты вакытында Татарстан Республикасы белән циркуляр икътисад буенча уртак проект турында фикер алышачак.
2019 елның 25-27 ноябрендә Татарстанга фин ширкәтләре һәм Финляндиянең академия берләшмәсе вәкилләренең зур делегациясе киләчәк. Делегацияне Финляндиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Микко Хаутала җитәкли.
2019 елның апрелендә КДЭУ нигезендә циркуляр икътисад үзәге төзү турында килешүгә ирешелде, аның эшчәнлек юнәлешләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт: студентлар һәм мәктәп укучылары өчен циркуляр икътисад буенча белем бирү курслары булдыру; әлеге өлкәдә предприятие, оешма һәм ведомство хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү; сәнәгатьнең барлык тармакларында яшел технологияләр буенча фәнни тикшеренүләр.
Бу килешү Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан рәсми делегациясенең бу елның июнь аендагы Финляндия Республикасына визиты вакытында SITRA/СИТРА фонды җитәкчелеге тарафыннан расланды, анда World Circular Economy Forum исемле халыкара циркуляр икътисад форумы узды. Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча, КДЭУ «Татнефтехиминвест-Холдинг» ААҖ белән берлектә республикада циркуляр икътисад өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыру буенча берничә чара уздыра, шул исәптән югары уку йорты нигезендә Татарстан-Фин циркуляр икътисад үзәген булдыру да.
Финляндиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Микко Хауталның Татарстанга бүгенге визиты тарафларның ниятләре яңа, югары дәрәҗәдә булуын раслый. SITRA фонды Илчесе һәм экспертлары КДЭУда Татар-Фин циркуляр икътисад үзәгенең эш перспективалары, фин ширкәтләрен аның эшенә җәлеп итү һәм якын киләчәктә кайбер проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлекләре турында фикер алышыр дип көтелә.
Тимо Макела әйләнә-тирәлек, финанслар, тотрыклы үсеш, чиста технологияләр һәм «яшел үсеш» белән идарә итү буенча халыкара эксперт булып танылды. Ул, шулай ук, ресурс нәтиҗәлелеге, углерод ташламаларсыз җәмгыять һәм цикуляр икътисад белән бәйле мәсьәләләр буенча SITRA/СИТРА баш консультанты булып тора. Макела өчен бу инде 2019 елда Татарстанга һәм КДЭУга беренче генә визиты түгел. Ул Энергоуниверситетның фәнни үзәкләре һәм технологияләре белән танышты, «Данфосс» үзәгендә, энергияне сак тоту өлкәсендә компетенция һәм технологияләр үзәгендә, «Электроскиллс» әзерләү үзәгендә һәм КДЭУ технопаркында булып кайтты, шулай ук сәнәгать оешмалары һәм ширкәтләре, хөкүмәт учреждениеләре һәм оешмалары вәкилләре өчен циркуляр икътисад буенча лекцияләр уздырды.
Циркуляр икътисад — ябык типтагы икътисад, ул әйләнә-тирәлеккә минималь калдыклар белән яңадан торгызыла торган ресурслардан максималь файдалануга, беренчел чималны куллануны минимальләштерүгә, күмүгә җибәрелә торган калдыкларның күләмен киметүгә нигезләнгән.