Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан муниципаль контрольне гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча 2021 елның 29 гыйнварында видеоконференция режимында оештырылган киңәшмә кысаларында җирле үзидарә органнарына тапшырылган вәкаләтләр буенча дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыру турында докладлар әзерләү һәм урнаштыру мәсьәләләре каралды.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Эшкуарлыкка ярдәм фонды һәм «Эшкуарлык фабрикасы» белән берлектә, республикада электрон коммерция үсеше һәм аңа эшкуарларны һәм үзмәшгуль гражданнарны җәлеп итү мәсьәләләренә багышланган стратегик сессия уздырачак.
Быелдан башлап Татарстан Республикасында «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында «Үзмәшгуль гражданнар эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен уңай шартлар тудыру» дигән яңа төбәк проекты гамәлгә ашырылачак. Проект нигезендә, үзмәшгульләргә «Минем бизнес» үзәгеннән комплекслы ярдәм чаралары күрсәтеләчәк.
4000 артык Татарстан эшкуары Татарстанның электрон сәүдә платформаларында 99,1 млрд сумлык контрактлар төзегән, шул исәптән Республика маркетинг үзәген (алга таба – РМҮ) дә исәпкә алып. Шуларның иң күп өлеше республика башкаласы эшкуарларына туры килә.
«Үсеш пространствосы» программасы кысаларында Татарстан Республикасының Кама Аланы һәм Менделеевскида яшәүчеләр проект командалары төзи һәм экспертлар җитәкчелегендә үз моношәһәрләренең социаль-икътисадый үсеше идеясен эшләү белән шөгыльләнә ала.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында видеоконференцэлемтә режимында «Интеллектуаль милек аша инновацияләргә. Татарстан Республикасында интеллектуаль милек базарын үстерү программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре» темасына түгәрәк өстәл утырышы булып узды. Анда ТР Икътисад министрлыгы, Татарстан фәнни-тикшеренү үзәге, инновацияле компанияләр вәкилләре катнашты.
ВКС режимында атна саен үткәрелә торган утырыш кысаларында Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эшче төркем әгъзалары икътисадый үсеш факторлары һәм закон яңалыклары турында фикер алышты.
Казанда «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Төбәк сәяси советы президиумы һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә илкүләм проектларны гамәлгә ашыруда ярдәм итү мәсьәләләре буенча комиссиянең уртак утырышы узды, чара барышында 2020 елда илкүләм проектларны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре һәм максатчан күрсәткечләре һәм 2021 елга бурычлар турында фикер алыштылар. Чарада Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев катнашты.
Төбәкнең гарантия оешмалары илнең туризм индустриясен үстерергә ярдәм итәчәк. КУЭ корпорациясе Ростуризм белән берлектә туризм өлкәсендә кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итүнең яңа механизмнарын гамәлгә ашыру буенча «юл картасын» имзалады.
Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында «Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгына ярдәм һәм аны үстерү программаларын гамәлгә ашыру үзәге» дәүләт казна учреждениесенең коллегия ятурышы булып узды. Чара Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов рәислегендә узды.