КУЭ илкүләм проекты кысаларында Татарстан үзмәшгульләренә өстәмә ярдәм чаралары күрсәтеләчәк

2021 елның 1 феврале, дүшәмбе

Быелдан башлап Татарстан Республикасында «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында «Үзмәшгуль гражданнар эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен уңай шартлар тудыру» дигән яңа төбәк проекты гамәлгә ашырылачак. Проект нигезендә, үзмәшгульләргә  «Минем бизнес» үзәгеннән комплекслы ярдәм чаралары күрсәтеләчәк.

Яңа төбәк проектында финанс (микрозаймнар бирү), мөлкәти (республика һәм муниципаль мөлкәтне, ташламалы шартларда коворкингларны арендага бирү), мәгълүмати-консультация һәм белем бирү (тренинглар, семинарлар, мастер-класслар, форумнар үткәрү) чаралары, шулай ук һөнәри керемгә салым түләүчеләр продукциясен алга этәрү (дәүләт һәм муниципаль заказ, электрон сәүдә мәйданчыкларында урнаштыру, күргәзмә-ярминкә чараларында катнашуны оештыру) чаралары каралган.

Үзмәшгульләргә ярдәм итүнең кайбер чаралары 2020 елда Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм ведомство буйсынуындагы учреждениеләр тарафыннан гамәлгә ашырылды. OZON һәм WILDBERIES интернет-ритейлерлары белән берлектә, электрон мәйданчыкларда продукцияне тәкъдим итү һәм маркетинг ярдәме күрсәтеп тору буенча өйрәтүче вебинарлар үткәрелде. Үзмәшгульләргә ярдәм үзәге катнашында сентябрьдә, күргәзмә оештырып, үзмәшгульләрнең II Форумы уздырылды. Шулай ук ТР Икътисад министрлыгы «МЕГА» сәүдә үзәгендә үзмәшгульләр җитештергән товарлар ярминкәсен дә оештырды. Эшкуарлык фабрикасы тарафыннан, ведомство буйсынуындагы учреждениеләр белән берлектә, «Үзмәшгульләр старты» дигән укыту программасы гамәлгә ашырылды, аның нәтиҗәләре буенча иң яхшы чыгарылышлар үз эшләрен ачуга 50 мең сум күләмендә стипендия алды.

Моннан тыш, «Үзмәшгульләр» махсус микрофинанс продукты эшләтеп җибәрелде. Әлеге продукт елына 6% ставка белән  3 айдан 24 айга кадәр 500 мең сумга кадәр займ бирүне күздә тота. Кирәк булганда, үзмәшгульләр ТР Гарантия фондының поручительлегеннән файдалана ала.

Исегезгә төшерәбез, бүген республикада 100 меңнән артык үзмәшгуль кеше теркәлгән. Республикада «Һөнәри керемгә салым» гамәлдә булган чорда Татарстан үзмәшгульләре гомуми 16,8 млрд сумлык керем алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International