Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм һәм аны үстерү программаларын гамәлгә ашыру үзәгендә 2020 елга нәтиҗә ясалды

2021 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында «Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгына ярдәм һәм аны үстерү программаларын гамәлгә ашыру үзәге» дәүләт казна учреждениесенең коллегия ятурышы булып узды. Чара Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов рәислегендә узды.

Министр коллегаларына 2020 елда башкарылган эшләре өчен рәхмәт белдерде. «Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгына ярдәм һәм аны үстерү программаларын гамәлгә ашыру үзәге» дәүләт казна учреждениесендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча берничә чара гамәлгә ашырылган. Пандемия чорында федераль чараларга өстәмә рәвештә адреслы ярдәм чаралары эшләнгән һәм гамәлгә ашырылган.

«Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгына ярдәм һәм аны үстерү программаларын гамәлгә ашыру үзәге» дәүләт казна учреждениесе җитәкчесе Тимур Гомәров ел нәтиҗәләренә җентекләбрәк тукталды. Кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итү буенча Россия кредит оешмаларында җәлеп ителгән кредитлар буенча процентларны түләүгә бәйле чыгымнарны каплауга субсидияләр бирү программасы гамәлгә ашырылган. Программа 2 этапта тормышка ашырылган. Программаны тормышка ашыру барышында барлыгы 303 гариза тапшырылган, шуларның 124е уңай хәл ителгән. Субсидия суммасы 100 млн. сум тәшкил итә. 

Коронавирус йогышы таралуга бәйле рәвештә, ризык һәм азык-төлек продуктлары китерү хезмәтләре өчен түләүгә бәйле чыгымнарны каплауга субсидияләр бирү программасын гамәлгә ашыру кирәклеге турында карар кабул ителгән. Программа кысаларында 224 гариза алынган, шуларның 154 буенча 28 млн. сумлык уңай карарлар кабул ителгән.

Мидхәт Шаһиәхмәтов билгеләп үткәнчә, ДКУ алдында Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгын һәм икътисадын алга таба үстерү буенча мөһим бурычлар тора. Чара нәтиҗәләре буенча ул 2021 елга учреждениенең төп бурычларын билгеләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International