ТР Икътисад министрлыгында икътисадый үсеш факторлары турында фикер алыштылар

2021 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

ВКС режимында атна саен үткәрелә торган утырыш кысаларында Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эшче төркем әгъзалары икътисадый үсеш факторлары һәм закон яңалыклары турында  фикер алышты.

Көн тәртибенә күчкәнче, гадәттәгечә, закон яңалыклары турында сөйләштеләр. Аерым алганда, РФ Хөкүмәтенең 2021 елның 23 гыйнварындагы 33 номерлы карары турында сүз барды. Аның нигезендә бодай, арпа һәм кукуруз өчен экспорт пошлинасы үзгәрә, бу эчке базарда әлеге продукциягә бәяләрне тотрыклыландыру максатларында эшләнә. Карар Россиядән Таможня берлегеннән читкә чыгарыла торган продукциягә кагыла. Ул экспорт күләмен киметүгә ярдәм итәчәк, базарда катнашучыларны авыл хуҗалыгы чималын сатудан чит илгә югары өстәлгән бәяле авыл хуҗалыгы товарлары экспортына юнәлдерергә мөмкинлек бирәчәк.

Эшче төркем утырышы кысаларында каралган тагын бер РФ Хөкүмәтенең карары 2021 елның 21 гыйнварындагы 25 номерлы документ булды, аның нигезендә, оборона-сәнәгать комплексы оешмаларының бүлендек хуҗалык җәмгыятьләре гражданнар өчен һәм ике төрле билгеләнештәге югары технологияле продукция чыгаруга киметелгән ставка буенча кредитлар ала алачак. Займнарны «ВЭБ.РФ» үсеш корпорациясе һәм башка Россия банклары бирәчәк. Кабул ителгән механизм компанияне озак сроклы финанс белән тәэмин итәчәк һәм оборона-сәнәгать комплексының җитештерүне диверсификацияләү максатларын үтәргә ярдәм итәчәк.

Моннан тыш, РФ Хөкүмәте быел гамәлдән чыга торган кайбер лицензияләр һәм рөхсәтләрнең гамәлдә булу чорын 12 айга озайтырга планлаштыра. Эшчәнлекнең 10 өлкәсендә: медицина, фармацевтика, мәгариф, экология, хезмәтне саклау һәм башка өлкәләрдә рөхсәтләрне автомат рәвештә озайту күздә тотыла. Гомумән алганда, үзгәрешләр 450 меңнән артык рөхсәтне үз эченә алачак, хуҗалык итүче субъектларның рөхсәт процедураларын узу белән бәйле чыгымнарын киметергә, хакимият органнары вәкилләре белән элемтәләрнең санын киметергә мөмкинлек бирәчәк.

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы шимбә киңәшмәләрендә муниципалитетлар башлыкларының 2021 елга фаразланган күрсәткечләргә ирешү турындагы чыгышлары циклы киңәшмәнең көн тәртибендәге беренче мәсьәлә булды. Шимбә чарасына әзерлек кысаларында, проблемалы мәсьәләләр һәм аларны хәл итү буенча тәкъдимнәр турындагы доклад белән эшче төркем алдында Чирмешән районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары чыгыш ясады.

Көн тәртибендәге тагын бер мәсьәлә республика икътисады үсешен тәэмин итү чараларын гамәлгә ашыру турында тармак министрлыкларының докладлары булды. Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы, Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы вәкилләре чыгыш ясады. Спикерлар үз чыгышларында икътисадый үсешне тәэмин итүнең бүлеп бирелгән факторлары киселешендә үткәрелә торган һәм планлаштырылган чараларны чагылдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International