Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан муниципаль контрольне гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча 2021 елның 29 гыйнварында видеоконференция режимында оештырылган киңәшмә кысаларында җирле үзидарә органнарына тапшырылган вәкаләтләр буенча дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыру турында докладлар әзерләү һәм урнаштыру мәсьәләләре каралды.
Әлеге чарада Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җирле үзидарә өлкәсендә территориаль оештыру һәм тикшереп тору мәсьәләләре бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Екатерина Никитина, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Административ реформа мәсьәләләре идарәсе җитәкчесе Альбина Гергерт катнашты.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары тарафыннан тиешле докладлар әзерләгәндә барлыкка килә торган төп сораулар, шулай ук җирле үзидарә органнары тарафыннан контроль-күзәтчелек эшчәнлегенә кагылышлы кирәкле мәгълүматны аларның рәсми сайтларына кертү кирәклеге турында фикер алыштылар (презентация белән әлеге сылтама буенча танышырга мөмкин).
Киңәшмәдә катнашучылар доклад тутырганда, шулай ук «Идарә» ДАС системасына докладлар керткәндә барлыкка килә торган проблемалар турында сөйләште.