Татарстан моношәһәрләре яшьләрен территорияләрне үстерү буенча проект командалары төзергә чакыралар

2021 елның 29 гыйнвары, җомга

«Үсеш пространствосы» программасы кысаларында Татарстан Республикасының Кама Аланы һәм Менделеевскида яшәүчеләр проект командалары төзи һәм экспертлар җитәкчелегендә үз моношәһәрләренең социаль-икътисадый үсеше идеясен эшләү белән шөгыльләнә ала.

Проектның максаты – 50 мең кешегә кадәр булган моношәһәр яшьләрен кече шәһәр җирлекләренең социаль-икътисадый үсешенә җәлеп итү һәм яшьләр проект командалары челтәрен булдыру.

Конкурста катнашу өчен 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге 4 кешедән торган командалар чакырыла. Алар социаль әһәмиятле инициативаларны гамәлгә ашыру, яшьләр иҗтимагый берләшмәсе һәм коммерцияле булмаган оешма булдыру һәм аларның эшчәнлеге буенча белем бирү программасын узачак, шулай ук проектның йомгаклау форумы кысаларында Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыкның яшьләр инициативаларын грантлы конкурсында катнашу мөмкинлеге алачак.

Программа нәтиҗәләре буенча барлыгы 85 проект командасы сайлап алыначак, алар киләчәктә шәһәр үсешенең төрле юнәлешләре буенча эшләячәк.

Гаризалар кабул итү 2021 елның 8 февраленә кадәр https://spaceruy.bitrix24.site/ сайтында гамәлгә ашырыла.

Конкурс «Россия яшьләр берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасы тарафыннан Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык ярдәмендә үткәрелә.

Хезмәттәшлек өчен:

МОНОГОРОДА.РФ (ВЭБ.РФ): Вәлитова Аделия Рәшит кызы, тел.: 8-985-101-62-83,

e-mail: a.valitova@monogorodarf.ru

Россия яшьләр берлегеннән: Тарасова Анна Дмитриевна, тел.: 8-495-66-87-86, e-mail: space@ruy.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International