ЯҢАЛЫКЛАР


1
март, 2022 ел
сишәмбе

Президент Владимир Путин Мәскәүдә, Татарстанда, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә микропредприятиеләрне салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасына (АУСН) күчерү буенча эксперимент үткәрү турында законнар пакетын имзалады. Тиешле документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында урнаштырылган.


28
февраль, 2022 ел
дүшәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәте 2022 ел азагына кадәр акцизлы товарлар белән сәүдә итүче эшкуарлар өчен региональ һәм муниципаль бюджетлардан финанс ярдәме алу мөмкинлеген озайта. Карар бизнес вәкилләре үтенече буенча кабул ителде.

Агымдагы елда Татарстан Республикасы бюджетыннан бизнеска ярдәм итүгә, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган структураларның капиталлашуын исәпкә алып, 4,53 млрд сум бүлеп биреләчәк.

КУЭ Корпорациясе һәм Икътисади үсеш министрлыгы, эшкуарларга ярдәм итү өчен, айлык календарь төзегән, ул хисап тапшыру, мәҗбүри взнослар кертү һәм салым түләү срокларын искә төшерәчәк. Язның беренче аенда бизнесның төп бурычларыннан берсе – узган ел өчен хисап тоту һәм салым декларацияләрен тапшыру, алар буенча Салым хезмәте компанияне кече һәм урта эшкуарлык субъектларының бердәм реестрына кертү турында карар кабул итә. Әгәр бер елга салым декларациясен тапшырмаса, предприятие реестрдан төшереп калдырылачак һәм күп кенә ярдәм чараларына хокукны югалтачак.


25
февраль, 2022 ел
җомга

1 мартта Эшкуар йортында тышкы икътисади эшчәнлек мәсьәләләренә багышланган «#MyExport 2022. Логистика» конференциясе узачак.


24
февраль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Гыйнвар аенда Татарстанда кече һәм урта бизнес субъектлары вәкилләре өчен «Маркетплейслар аккаунт-менеджеры» дигән бушлай онлайн-курс тәмамланды. Укулар Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының «Минем бизнес» Үзәге тарафыннан оештырылды. Программада катнашучы 300 дән артык кеше аккаунт-менеджер һөнәрен үзләштерде: үз кибетеңне башлап җибәрергә һәм маркетплейсларда товарларны танытырга өйрәнделәр.


23
февраль, 2022 ел
чәршәмбе

22 февральдә студентлардан «Университет технологик эшкуарлыгы платформасы» яңа Федераль проекты кысаларында стартаплар төзүгә 1 млн сумлык грант алу өчен гаризалар кабул итү башланды. Федераль проектта Татарстан Республикасы югары уку йортлары студентлары да катнаша ала. «Студентлар стартапы» конкурсына гаризалар кабул итүнең беренче дулкыны 11 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.


22
февраль, 2022 ел
сишәмбе

Алексеевск бистәсендә IV чакырылыш Татарстан Республикасы Алексеевск районы Советының XII утырышы булды. Утырышта ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, ТР ның биоресурслар буенча Дәүләт комитеты рәисе Федор Батков, район башлыгы Сергей Демидов катнашты.

25 февральдән 27 февральгә кадәр бөтен Татарстаннан 100 дән артык үзмәшгуль Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә KazanMall сәүдә үзәге мәйданчыгында үз продукциясен күрсәтәчәк

22 февральдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов эш визиты белән Лаеш районында булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International