Экспортер-эшкуарлар өчен «#MyExport 2022. Логистика» конференциясе Казанда узачак

2022 елның 25 феврале, җомга

1 мартта Эшкуар йортында тышкы икътисади эшчәнлек мәсьәләләренә багышланган «#MyExport 2022. Логистика» конференциясе узачак.

Чараны оештыручылар – Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, министрлык карамагындагы Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды һәм Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы.

Конференция кысаларында төбәк эшкуарлары өчен тышкы икътисади эшчәнлекнең актуаль мәсьәләләре каралачак: халыкара сөйләшүләр, экспорт контроле, тышкы сәүдә контрактын төзү, таможня рәсмиләштерүе, логистика процессларын оптимальләштерү, валюта законнары һәм контроль, шулай ук бизнес өчен аеруча мөһим булган дәүләт ярдәме инструментлары.

Чара офлайн форматта узачак, конференция барышында эшкуарлар теоретик белемнәр генә алып калмыйча, үзләрен кызыксындырган сорауларны да бирә һәм спикерлар белән реаль бизнес-кейслар эшли алачаклар. Мондый төр очрашулар экспортерларга чит ил базарларына һәм онлайн-платформаларга чыгу механизмнарын өйрәнергә һәм продуктларын аз куркынычлар белән сатарга мөмкинлек бирә.

Чараны үткәрү урыны: Казан шәһәре, Татарстан Республикасы, Петербург ур., 28.

Чараны үткәрү датасы: 2022 елның 1 марты, 10:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр.

Чарада катнашу һәм теркәлү мәсьәләләре буенча +79179324851, +78432386125 телефоннары аша Милютина Ирина Анатольевнага мөрәҗәгать итәргә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International