Мидхәт Шаһиәхмәтов: Алексеевск районы республика рейтингында сигез позициягә күтәрелде

2022 елның 22 феврале, сишәмбе

Алексеевск бистәсендә IV чакырылыш Татарстан Республикасы Алексеевск районы Советының XII утырышы булды. Утырышта ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, ТР ның биоресурслар буенча Дәүләт комитеты рәисе Федор Батков, район башлыгы Сергей Демидов катнашты.

Хисап сессиясе алдыннан делегация «Алексеевск» сәнәгать паркында булды, аның резидентларының берсе – «Алексеевск кабель заводы» предприятиесе. Монда кабель-үткәргеч продукциясе җитештерелә. Производство 2019 елда ачылдган. Бүгенге көндә 330 млн сумлык продукция җитештерелгән. Киләчәктә продукция күләмен арттыру күздә тотыла.

Кунаклар шулай ук «Эдем» эшкәртү цехында булдылар, анда 30 төр ит продукциясе җитештерелә. Балык цехы төзелеше тәмамлану стадиясендә.

Район Советы утырышының пленар өлеше алдыннан күргәзмә оештырылды. Биредә җирле товар җитештерүчеләр – сәүдә, җитештерү хезмәткәрләре, фермерлар һәм үзмәшгульләр үз продукцияләрен тәкъдим иттеләр.

Пленар утырышта Алексеевск районының 2021 елда социаль-икътисади үсеше мәсьәләләре каралды һәм агымдагы елга бурычлар билгеләнде. Доклад белән район башлыгы Сергей Демидов чыгыш ясады.

ТР Икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Алексеевск районының потенциалы зур, һәм төп бурыч – аны тулысынча ачу дип билгеләп үтте: «Республиканың уңышлы социаль-икътисади үсеше һәрвакыт муниципалитетларның үз-үзләрен аямыйча эшләвен таләп итте. Узган елда Алексеевск районы күп күрсәткечләр буенча үз күрсәткечләрен яхшыртты һәм республика рейтингында сигез позициягә күтәрелде», – дип билгеләп үтте икътисади ведомство башлыгы.

Мидхәт Шаһиәхмәтов Алексеевск районы өчен авыл хуҗалыгы өлкәсе традицион булып тора, дип ассызыклады.

«Сез яңа алымнар һәм технологияләр кертү юлы белән авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшенең нәтиҗәлелеген арттыруга ирештегез. Биредә хезмәт хакы һәм кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләре аерым игътибар таләп итә. Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү дә мөһим роль уйный. Сезнең күрсәткечләр республика буенча уртача күрсәткечләрдән артып китә, әмма киләсе елда да зур эшләр көтә», – дип өстәде икътисад министры.

Йомгаклап, Мидхәт Шаһиәхмәтов администрация командасының, депутатлар корпусының һәм җәмәгатьчелекнең җайга салынган эшен билгеләп үтте, республика үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Фото: «Таң» газетасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International