2022 елның мартында Татарстан эшкуарларына нинди хисап һәм түләүләр рәсмиләштерергә кирәк

2022 елның 28 феврале, дүшәмбе

КУЭ Корпорациясе һәм Икътисади үсеш министрлыгы, эшкуарларга ярдәм итү өчен, айлык календарь төзегән, ул хисап тапшыру, мәҗбүри взнослар кертү һәм салым түләү срокларын искә төшерәчәк. Язның беренче аенда бизнесның төп бурычларыннан берсе – узган ел өчен хисап тоту һәм салым декларацияләрен тапшыру, алар буенча Салым хезмәте компанияне кече һәм урта эшкуарлык субъектларының бердәм реестрына кертү турында карар кабул итә. Әгәр бер елга салым декларациясен тапшырмаса, предприятие реестрдан төшереп калдырылачак һәм күп кенә ярдәм чараларына хокукны югалтачак.

Әлегә вакыт бар, 1 мартка кадәр җир һәм транспорт салымнарын, шулай ук 2021 ел өчен оешмалар милкенә салымны түләргә онытмаска кирәк. Хәзер оешмалар милкенә салым түләү срогы бердәм, ә элек һәр төбәктә үз вакыты иде.

Шулай ук 1 мартка кадәроешмалар һәм хезмәткәрләре булган яисә гражданнар шартнамәләре (салым агентлары) буенча башкаручыларны җәлеп итүче ШЭ алар буенча хисап тапшырырга тиеш:

  • Салым инспекциясенә – 2021 ел өчен 6-НДФЛ исәп-хисабы;
  • Пенсия фонды бүлекчәсенә – 2021 ел өчен СЗВ-СТАЖ хисабы.

15 мартка кадәрсалым агентлары февраль аена хезмәткәрләр өчен иминият взносларын түләргә тиеш:

- Пенсия, медицина һәм социаль иминиятләштерүгә – салым инспекциясенә;

- Производствода бәхетсезлек очракларыннан иминиятләштерүгә –Социаль иминият фондына;

- Февраль ае өчен иминләштерелгән затлар турында СЗВ-М хисабы – Пенсия фонды бүлекчәсенә;

- СЗВ-ТД хисабы – РПФ на (әгәр февральдә кадрлар үзгәрешләре булса: күчерү, квалификация бирү, хезмәт кенәгәсен алып бару буенча гариза яисә эш бирүченең исемен үзгәртү).

18 мартка кадәралкогольле продукция җитештерүчеләр Федераль салым хезмәтенә март ае өчен акцизның аванс түләвен түләү турында яки аны түләүдән азат ителү турында хәбәр тапшырырга тиеш.

21 мартка кадәр алдагы өч ай эчендә табышы 2 млн сумга кадәр булган яисә узган ел кереме 70 млн сумга кадәр булган ЕСХН куллана торган оешмаларга һәм ШЭ ләргә НДС тан азат итү турында хәбәрнамәләр тапшырырга кирәк

Шул ук көнгә кадәр ЕАЭС илләреннән товарлар импортлаучылар кыек салымнарны – НДС һәм акцизларны – түләргә һәм алар буенча декларация тапшырырга тиеш.

25 мартка кадәр үзмәшгульләр һәм шәхси эшкуарлар февраль ае өчен һөнәри керемгә салым түли. Салым салуның гомуми режимындагы оешмалар һәм шәхси эшкуарлар НДС түләргә тиеш (узган елның IV кварталы өчен өченче түләү).

28 мартта салым салуның гомуми режимындагы компанияләр тарафыннан табышка салым буенча 2021 елга декларация тапшыру срогы бетә. Шулай ук бу 2021 ел өчен салым түләү өчен иң чик вакыт. Квартал саен хисап тотканда, 2022 елның I кварталы өчен өченче аванс түләвен, ай саен хисап тотканда февраль ае өчен аванс түләвен күчерергә кирәк. Салым исәп-хисабын һәм декларация тапшыруны да онытмау мөһим. Барлык түләүләр һәм документлар ФСХ га җибәрелә.

30 мартка кадәр оешмаларга узган ел өчен мөлкәткә салым буенча декларация тапшырырга кирәк.

31 мартка кадәр:

  • Федераль салым хезмәтенә 2021 ел өчен еллык бухгалтерлык хисабын тапшырырга кирәк;
  • Салым салуның гадиләштерелгән системасы (УСН) һәм Бердәм авыл хуҗалыгы салымы (ЕСХН) түләүчеләре еллык салым түләргә һәм еллык салым декларациясен тапшырырга тиеш;
  • 1 гыйнвардан ярты елга патент алган салым салуның патент системасындагы (ПСН) шәхси эшкуар аның бәясенең 1/3 ен түләргә тиеш;
  • Оешмаларга һәм хезмәткәрләре булган ШЭ гә 2022 елның март ае өчен больничный һәм отпусклардан НДФЛ күчерергә кирәк;
  • Утильләштерелергә тиешле товарлар җитештерүчеләр Росприроднадзорга 2021 ел өчен утильләштерү нормативларын үтәү турында хисап һәм декларация тапшырырга тиеш.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International