Татарстан бизнесының 300 вәкиле маркетплейсларда сату буенча укыдылар

2022 елның 24 феврале, пәнҗешәмбе

Гыйнвар аенда Татарстанда кече һәм урта бизнес субъектлары вәкилләре өчен «Маркетплейслар аккаунт-менеджеры» дигән бушлай онлайн-курс тәмамланды. Укулар Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының «Минем бизнес» Үзәге тарафыннан оештырылды. Программада катнашучы 300 дән артык кеше аккаунт-менеджер һөнәрен үзләштерде: үз кибетеңне башлап җибәрергә һәм маркетплейсларда товарларны танытырга өйрәнделәр.

Семинарлар онлайн-форматта узды. Укулар өч этапта оештырылды. Беренче этап – маркетплейсларда эшләү башлангычларына, аларның төзелеше һәм сату өчен товарлар сайлап алуга, икенчесе – шәхси кабинетта эшләүгә, өченче этап – эшне автоматлаштыру һәм халыкара сәүдә мәйданчыкларына чыгуга багышланган иде.

Эшкуарларны укыту компанияләрнең топ-менеджерлары, брендлар хуҗалары һәм OZON һәм Wildberries белән эшләү буенча экспертлар тарафыннан уздырылды. Спикерлар үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, электрон коммерция өлкәсендә трендлар турында сөйләделәр һәм сәүдә мәйданчыкларында эшләү буенча хокук өлкәсендә киңәшләр бирделәр.

Курста катнашучылар югары уку йорты тарафыннан билгеләнгән үрнәктәге квалификация күтәрү турында таныклык алачаклар. Документларны тапшыру «Минем бизнес» үзәгендә Казан ш., Петербург ур., 28. адресы буенча узачак.

Курс Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы «Татарстан Республикасы эшкуарлыкны яклау фонды» МКК НО тарафыннан «Синергия» университеты белән берлектә оештырылды. Бу Татарстанның кече һәм урта бизнес җитәкчеләренә һәм хезмәткәрләренә e-commerce базарында үз бизнесыңны җәелдерү турында белү мөмкинлеге бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International