Казанда үзмәшгульләрнең зур ярминкәсе узачак

2022 елның 22 феврале, сишәмбе

25 февральдән 27 февральгә кадәр бөтен Татарстаннан 100 дән артык үзмәшгуль Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә KazanMall сәүдә үзәге мәйданчыгында үз продукциясен күрсәтәчәк

8 Мартка Татарстан җитештерүчеләреннән туганнар һәм якыннар өчен оригиналь һәм авторлык бүләкләре сайлап алырга мөмкин. Казан үзмәшгульләр ярминкәсендә кулдан эшләнгән күн эшләнмәләр тәкъдим ителәчәк: милли бизәкле сумкалар, акча янчыклары, татар стилендәге ачкычлар, күн брошкалар һәм беләзекләр; макраме: челтәр формасында үрелгән сумкалар (авоська) һәм төш бөтиләре (ловцы снов); натураль ташлардан, сәйләннән, тиредән ясалган авторлык һәм милли бизәнү әйберләре; интерьер предметлары һәм агачтан йорт декоры; натураль косметика, сабын, шәм, чәч өчен аксессуарлар, сувенирлар, десертлар һәм башкалар.

Үз эшләрен бөтен Татарстаннан микропредприятиеләр тәкъдим итәчәк – Казан, Түбән Кама, Столбищи, Кама Аланы, Бөгелмә, Арча, Лениногорск һәм районнар.

Барлык теләүчеләрне 25 февральдән 27 сенә кадәр, 10:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр, Казан шәһәре, Павлюхин ур., 91, «KazanMall» сәүдә үзәге, 3 кат адресы буенча чакырабыз.

«Үзмәшгульләр ярминкәләре» Татарстан Республикасында үзмәшгульлек институтын үстерү һәм популярлаштыру, үз производствосы продукциясен тәкъдим итү өчен өстәмә мәйданчыклар оештыру һәм бирү хисабына үзмәшгульләрнең проблемалы мәсьәләләрен хәл итү максатларында гамәлгә ашырыла. Чаралар сериясе Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү Фонды тарафыннан оештырылды.

Барлык сораулар буенча +7-905-315-66-01, Ирина Макаровага мөрәҗәгать итәргә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International