Татарстан югары уку йортлары студентлары 2022 елда стартаплар төзүгә 1 млн сум акча ала алачаклар

2022 елның 23 феврале, чәршәмбе

22 февральдә студентлардан «Университет технологик эшкуарлыгы платформасы» яңа Федераль проекты кысаларында стартаплар төзүгә 1 млн сумлык грант алу өчен гаризалар кабул итү башланды. Федераль проектта Татарстан Республикасы югары уку йортлары студентлары да катнаша ала. «Студентлар стартапы» конкурсына гаризалар кабул итүнең беренче дулкыны 11 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

Проектларны сайлап алу җиде тематик юнәлеш буенча узачак. Болар цифрлы технологияләр, медицина һәм сәламәтлек саклау технологияләре, химия технологияләре һәм яңа материаллар, яңа приборлар һәм интеллектуаль җитештерү технологияләре, биотехнологияләр, ресурсларны саклау энергетикасы һәм креатив индустрияләр.

Конкурста бакалавриат, специалитет, магистратура һәм аспирантура программалары буенча белем алучы үзләренең фәнни-техник һәм фәнни-технологик тикшеренүләре нигезендә коммерцияләштерү потенциалы булган яңа товар, эшләнмәләр, технология яки хезмәт күрсәтү эшләргә әзер студентлар катнаша ала. Грант алган вуз укучысы юридик затны теркәргә, бизнес-план һәм стартап сайты эшләргә тиеш булачак.

Дөнья статистикасына караганда, һәр дүртенче стартап, ягъни барлык эшләтеп җибәрелгәннең чиреге нәкъ менә университетларда туа. Россиядә бу күрсәткеч нибары өч процент кына тәшкил итә. Федераль проектның төп бурычы – яшьләр эшкуарлыгын үстерүне стимуллаштыру.

«Быел 1 мең студент грант ала алачак. Һәрберсенең күләме 1 млн сум тәшкил итәчәк. Киләчәктә грант алучылар санын арттырачакбыз. 2023 елда – 1,5 мең студентка, ә 2024 елда вузларда белем алучы 2 меңгә якын студентка ярдәм итәргә ниятлибез. Ил Хөкүмәте 2024 елга кадәр бу максатларга 4,5 млрд сум бүлеп бирәчәк», – дип билгеләп үтте РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко.

Ул быел 15 пилот университет стартап-студиясе һәм 20 эшмәкәрлек «кайнау нокталары» булдырылачагын да әйтте. Агымдагы елда федераль проектны гамәлгә ашыруга федераль бюджеттан барлыгы 5,2 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк.

Грантлардан тыш, яңа эш башлаучы эшкуарлар еллык академия ялы рәвешендә дә ярдәм ала алачак, аны бизнес-идеяләрне үстерүгә тота алачаклар. Шул ук вакытта проектны бер үзең генә дә, команда белән дә тормышка ашырырга мөмкин.

Конкурсны оештыручылар – инновацияләргә ярдәм фонды, ВЭБ.РФ белән берлектә  РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы. Гаризаларны сайлап алуның беренче дулкынында җиңүчеләрне май аенда игълан итү планлаштырыла, шул ук айда алар белән шартнамәләр төзеләчәк. Тулырак мәгълүматны конкурс сайтында белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International