Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Гарантия фонды җитәкчелеге Питрәч районының «Казангидропласт» ҖЧҖ нең полиэтилен торбалар җитештерү предприятиесендә булды. Заем финанславын җәлеп итү өчен компания Фондның 15 млн сумлык поручительлегеннән файдаланган.
Бүген Казанда «Протек» компаниясенең яңа фармацевтика логистика комплексы ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының «Минем бизнес» үзәге «Идеядән сатуга кадәр» онлайн-форумнары сериясен башлап җибәрә. Барлыгы дүрт чара узачак, аларның һәркайсы бер маркетплейска – Wildberries, Ozon, Яндекс.Маркет һәм Express ка чыгуга багышланачак.
Татарстанның потенциаль һәм гамәлдәге экспортерлары продуктны экспортка әзерләүгә, чит илләрдә сатып алучыны эзләүгә, сөйләшүләр оештыруга, логистика процессын оештыруга, шулай ук продукцияне онлайн рәвештә чит ил базарларына чыгаруга юнәлдерелгән 6 бушлай ярдәм чарасы алырга мөмкин. Ярдәмне Россия экспорт үзәге күрсәтә, Татарстанда аны ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының Экспортка ярдәм итү төбәк үзәге (ЦПЭ) базасында алырга мөмкин.
ТР Министрлар Кабинетында брифинг булып узды, анда Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясенең 25 нче Петербург халыкара икътисади юбилей форумында катнашуы нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Брифингның төп спикерларының берсе Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов булды. Ул Татарстан делегациясе эше турында сөйләде.
Татарстан Республикасы эшкуарларыннан 2500 гә якын гариза МСП.РФ Цифрлы платформасы аша килде. Сервис бизнесны үстерү өчен иң кирәкле дәүләт хезмәтләрен дистанцион рәвештә алырга мөмкинлек бирә. Хәзер платформада 34 хезмәт бар, тагын берсе – үзмәшгульләр товарларын/хезмәтләрен таныту өчен реклама кампаниясен финанслау 30 июньдә эшли башлаячак.
Россия Федерациясе Хөкүмәте Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы белән берлектә эшләнгән дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрнең абсолют күпчелеген, кешенең шәхсән булу зарурлыгыннан башка, атнага 7 көн эчендә тәүлегенә 24 сәгать итүгә күчү концепциясен раслады. Татарстан әлеге алымны гамәлгә кертү буенча пилот төбәкләр арасында.
«Татарстан Республикасында яшелчә һәм җиләк-җимешләрне фасовкалау һәм эшкәртү буенча җитештерү-склад комплексын төзү» инвестиция проекты кысаларында «Зеленодольск» Сәнәгать паркы территориясендә яшелчә һәм җиләк-җимешләрне фасовкалау, эшкәртү буенча «Яшел дача» ҖЧҖ яңа җитештерү-склад комплексы барлыкка киләчәк.
Петербург халыкара икътисади форумында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов «ФСК Регион» ДК идарәче партнеры Алексей Алмазов белән очрашты.
«Химград» Технополисы территориясендәге («Тасма-Инвест-Торг» ҖЧҖ) гомуми мәйданы 14,6 га булган Татарстанның индустриаль паркы Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының федераль реестрына кертелде. Бу Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының 2022 елның 9 июнендәге 2394 номерлы боерыгы белән раслана.