Татарстан эшкуарларына 35 хезмәттән электрон рәвештә файдаланырга була

2022 елның 21 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасы эшкуарларыннан 2500 гә якын гариза МСП.РФ Цифрлы платформасы аша килде. Сервис бизнесны үстерү өчен иң кирәкле дәүләт хезмәтләрен дистанцион рәвештә алырга мөмкинлек бирә. Хәзер платформада 34 хезмәт бар, тагын берсе – үзмәшгульләр товарларын/хезмәтләрен таныту өчен реклама кампаниясен финанслау 30 июньдә эшли башлаячак.

Агымдагы ел башыннан алып, Татарстан эшкуарлары һәм үзмәшгульлек үзәкләре Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының «Минем бизнес» үзәге хезмәтләренә 2020 гариза калдырган. 30 июньнән башлап, үзмәшгульлек үзләре, җитештергән продукцияләрен яки хезмәтләрне популярлаштыру өчен, рекламаны финанслауга гариза бирә алачак.

«Минем бизнес» үзәге хәзер үк экспортерлар өчен Цифрлы платформа аша ярдәм күрсәтә – бу халыкара күргәзмәләрдә катнашу, махсус укыту семинарлары, үзмәшгульләр өчен – күргәзмә-ярминкә чараларында катнашу, ташламалы коворкинг, электрон сәүдә мәйданчыкларында һәм социаль челтәрләрдә эшләргә өйрәтү, шулай ук кластерларда катнашучылар һәм социаль предприятиеләр өчен дә ярдәм күрсәтә.

Платформада эшкуарларның максималь киң даирәсенә исәпләнгән хезмәтләр дә тәкъдим ителгән. Сүз компания хезмәткәрләренең маркетплейсларда эшләү һәм товарлар урнаштыру, продукцияне маркировкалау, бизнес-аудит, бизнес-план эшләү буенча квалификациясен күтәрү буенча укыту программалары, шулай ук консультация хезмәтләре (шул исәптән контроль-күзәтчелек эшчәнлеге өлкәсендә дә) турында бара.

Платформа эшкуарга үзен дәүләт һәм финанс структуралары күзлегеннән күрергә мөмкинлек бирә. Яңа кулланучыны теркәгәндә, система автомат рәвештә Федераль салым хезмәте, Россия Банкы һәм башка ведомстволарның рәсми мәгълүматларыннан чыгып аның рейтингын исәпли, аның өчен мөмкин булган чараларны сайлый.

Хезмәтләргә гариза бирү өчен электрон цифрлы имза (ЭЦП) булырга тиеш. Электрон цифрлы имзаны Россия Федераль салым хезмәтенең теләсә кайсы бүлегендә яки таныклаучы үзәктә алырга мөмкин.

Ярдәм буенча сораулары белән түбәндәге элемтә каналлары буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин:

  • «Минем бизнес» үзәгенең кайнар линиясенә +7 (843) 524-90-90;
  • Бизнес өчен КФҮ гә (Казань ш., Петербург ур., 28, 1 кат).
  • ТР Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының төбәк вәкилләренә (элемтә өчен мәгълүмат сайтның «Минем бизнес» бүлегендә).

МСП.РФ Цифрлы платформасы КУЭ Корпорациясе тарафыннан Икътисади үсеш министрлыгы белән берлектә эшләнгән, аны булдыру «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты белән каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International