«Татарстан Республикасында яшелчә һәм җиләк-җимешләрне фасовкалау һәм эшкәртү буенча җитештерү-склад комплексын төзү» инвестиция проекты кысаларында «Зеленодольск» Сәнәгать паркы территориясендә яшелчә һәм җиләк-җимешләрне фасовкалау, эшкәртү буенча «Яшел дача» ҖЧҖ яңа җитештерү-склад комплексы барлыкка киләчәк.
Бүген комплекс төзелешен башлап җибәрү тантанасы булды, анда Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Наталья Кондратова катнашты.
Проектның гомуми бәясе 200 млн сумнан артык булачак. Проектны гамәлгә ашыру барышында 55 яңа эш урыны булдыру планлаштырыла. Төзелешне 2023 елның 2 кварталында тәмамларга планлаштыралар. Җитештерү бинасының гомуми мәйданы 4,6 мең квадрат метр тәшкил итәчәк.