Татарстанның потенциаль һәм гамәлдәге экспортерлары продуктны экспортка әзерләүгә, чит илләрдә сатып алучыны эзләүгә, сөйләшүләр оештыруга, логистика процессын оештыруга, шулай ук продукцияне онлайн рәвештә чит ил базарларына чыгаруга юнәлдерелгән 6 бушлай ярдәм чарасы алырга мөмкин. Ярдәмне Россия экспорт үзәге күрсәтә, Татарстанда аны ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының Экспортка ярдәм итү төбәк үзәге (ЦПЭ) базасында алырга мөмкин.
1. Бушлай хезмәт күрсәтү кысаларында Республика икътисад үзәге чит ил сатып алучысын эзләүдә һәм сайлауда ярдәм итә
Республика экспорт үзәге белгечләре максатчан базарда конкрет компания өчен тармак принцибы буенча потенциаль партнерларның башлангыч исемлеген төзиячәкләр; потенциаль сәүдә партнерларының профильләрен ачыклау һәм компания продукциясенә карата мөмкин булган кызыксынуны бәяләү өчен өстәмә мәгълүмат эзләячәкләр, презентацион материаллар җибәрәчәкләр һ.б.
Әлеге хезмәттән файдалану өчен, анкета тутырырга һәм сатып алучыны табарга теләгән ил теленә тәрҗемә ителгән презентацион материаллар әзерләргә кирәк. Әгәр эшкуар материалларны мөстәкыйль рәвештә тәрҗемә итү мөмкинлегенә ия булмаса, Экспортка ярдәм итү үзәге бу хезмәтне бушлай үз өстенә ала.
2. Патент-хокукый яклау чаралары турында база консультациясе
Чит ил базарына чыкканда, продуктка интеллектуаль милекне яклау өчен, товар билгесен теркәү зарур.
Республика экспорт үзәге экспертлары башка дәүләтләр территориясендә товар билгесен куллануны анализлый, шуннан соң, продукцияне экспортлау планлаштырылган илгә карап, товар билгесен теркәү алгоритмы буенча тәкъдимнәр эшләячәкләр. Шулай ук экспертлар товар билгесен теркәүгә киткән чыгымнарны исәпләп чыгарачаклар, теркәлү планлаштырылган илдә законнардагы үзенчәлекләр турында консультация бирәчәкләр.
3. Тышкы базарларда продукциянең туры килүен бәяләү мәсьәләләре буенча консультация
Белгечләр шулай укпродукцияне товарларны (эшләр, хезмәт күрсәтүләрне) экспортлау өчен кирәкле таләпләргә туры китерүдә ярдәм итәчәкләр. Сүз продукцияне стандартлаштыру, сертификацияләү һәм продукцияне экспортлау өчен кирәкле башка рөхсәтләр турында бара.
Бушлай консультация кысаларында РЭҮ экспертлары продуктка конкрет ил базарында куела торган таләпләр турында сөйләячәкләр, туры килү-килмәүне бәяләү узу өчен кирәкле документны сайлап алачаклар, арадашчылардан башка сертификацияләүче органны сайлап алуда ярдәм итәчәкләр.
4. Логистика мәсьәләләре буенча консультация бирү
РЭҮ белгечләре продукцияне чит ил сатып алучысына җибәргәндә логистиканы җайга салырга ярдәм итәчәк. Эшкуарга, продукциягә карап, транспортның кулай төрен сайларга ярдәм итәчәкләр, логистикага якынча чыгымнарны исәпләячәкләр, товарларны төрү буенча киңәшләр бирәчәкләр, кирәкле транспорт документлары исемлеген һәм аларны тутыру буенча мәгълүмат әзерләячәкләр һәм «Инкотермс» буенча китерүнең кулай шартларын сайлаячаклар.
5. Сөйләшүләр алып баруда ярдәм итү
РЭҮ экспертлары шулай ук республика экспортерларына компания исеменнән чит ил партнеры белән сөйләшүләр оештырырга ярдәм итәчәкләр, эшкуар теләге буенча экспертлар шулай ук турыдан-туры сөйләшүләрдә катнаша алалар.
Моннан тыш, хезмәт чит илгә бизнес-миссия оештыруны, ниятләнгән экспорт килешүе шартларына эксперт бәяләвен үткәрүне, килешүгә кул куюның тантаналы процессын оештыруны үз эченә ала.
6. Экспорт интернет-сәүдәне оештыру ысуллары буенча консультация бирү
Бүген иң эре маркетинг аудиториясе айга йөзләгән миллион керү буенча бәяләнә. Чит ил платформаларының күбесе бик теләп бөтен дөнья сатучыларын терки. Татарстанның кече һәм урта компанияләре өчен бу чит илгә җәелдерү өчен менә дигән мөмкинлек. РЭҮ чит ил сәүдә мәйданчыкларына чыкканда ярдәм күрсәтә.
Чит ил e-commerce мәйданчыклары белән эшләгәндә барлыкка килә торган төп мәсьәләләр буенча консультацияләрдән тыш, белгечләр һәр конкрет продукция өчен оптималь маркетплейс сайлауда ярдәм итәчәкләр.
Хезмәттән файдалану өчен гаризаны «Минем экспорт» Цифрлы платформасы аша бирергә мөмкин. Гариза бирү өчен электрон цифрлы имза (ЭЦП) булырга тиеш. Электрон цифрлы имзаны Россия Федераль салым хезмәтенең теләсә кайсы бүлегендә яки таныклаучы үзәктә алырга мөмкин.
Ярдәм программаларында катнашу турында сорауларны 8 (843)-222-90-60 (доб.272) телефонына шалтыратып аша бирергә мөмкин (Шакирова Айсылу).
Башка ярдәм чаралары буенча консультация алу өчен ТР Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының «Минем бизнес» үзәгенә 8(843)524-90-90 телефонына шалтыратып мөрәҗәгать итәргә мөмкин.