Петербург халыкара икътисади форумында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов «ФСК Регион» ДК идарәче партнеры Алексей Алмазов белән очрашты.
Очрашу барышында яклар Татарстан Республикасы территориясендә төзелгән Зөя төбәкара мультимодаль логистика үзәген үстерү концепциясен эшләүдә катнашу мәсьәләсен, шулай ук кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен Россиядә беренче сәнәгать ипотекасын куллану мөмкинлеген карадылар.
Белешмә өчен: «ФСК компанияләр төркеме» ҖЧҖ нә 2005 елда нигез салынган, бу – федераль девелопер компанияләренең иң эреләреннән берсе, аның объектлары Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Мәскәү, Ленинград, Калуга өлкәләрендә һәм Калининград краенда тәкъдим ителгән. Эшчәнлекнең төп юнәлеше – торак, коммерцияле күчемсез милек, транспорт һәм социаль инфраструктура төзелеше.