Татарстан 24/7 форматында дәүләт хезмәтләре күрсәтү буенча пилот төбәкләр арасында

2022 елның 20 июне, дүшәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәте Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы белән берлектә эшләнгән дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләрнең абсолют күпчелеген, кешенең шәхсән булу зарурлыгыннан башка, атнага 7 көн эчендә тәүлегенә 24 сәгать итүгә күчү концепциясен раслады. Татарстан әлеге алымны гамәлгә кертү буенча пилот төбәкләр арасында.

Концепциядә 2023 ел ахырына кадәр күпчелек федераль, төбәк, шулай ук муниципаль хезмәтләрне тулысынча дистанцион форматка күчерү каралган, бу исә шулай ук гражданнарга «Минем документлар» дәүләт хезмәтләре күрсәтү үзәкләренең гадәти мәйданчыкларында алу мөмкинлеген дә төшереп калдырмый.

Концепцияне тормышка ашыруның максаты –дәүләт хезмәтләре һәм сервисларының сыйфатын аларны күрсәтү процессларын оптимальләштерү хисабына популяр һәм уңайлы коммерция интернет-сервислары, шул исәптән маркетплейслар дәрәҗәсенә җиткерү.

24/7 концепциясе аерым хезмәтләр буенча документларны бирү һәм үз кулың белән имзалау, төрле белешмәләр алгандагы кебек үк өчен шәхсән булу зарурилыгы үткәндә кала, хакимият органнары, кирәкле мәгълүматларны гариза бирүче ризалыгы булган очракта, реестрлардан мөстәкыйль алачак, дигән сүз.

2022 елның беренче яртыеллыгы ахырына кадәр Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан 24/7 режимына күчерелергә тиешле хезмәтләр исемлеге расланачак.

24/7 режимына өстенлекле рәвештә социаль әһәмияткә ия һәм гражданнарга иң нирәкле хезмәтләр күчереләчәк, алар арасында «Социаль казначылык» хезмәтләре, мәсәлән, пенсияләр, пособиеләр һәм компенсацияләр, социаль ярдәмнең башка төрләрен билгеләү һәм түләү. Моннан тыш, оптимальләштерү бизнес өчен хезмәт күрсәтүләргә дә юнәлдереләчәк, бу лицензияләрне һәм башка кирәкле документларны алуны гадиләштерергә мөмкинлек бирәчәк.

Икътисади үсеш министрлыгы реаль вакыт режимында дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең сыйфатына мониторинг үткәрәчәк.

Хезмәт күрсәтү сыйфатын бәяләү ике төп төркем күрсәткеч буенча башкарылачак:

  • кулланучылар канәгатьлеге, бу дәүләтнең мөрәҗәгать итүче белән элемтәсенең барлык нокталарында да – рәсми мәгълүмат чыганакларыннан да, социаль челтәрләрдән дә һәм гражданнар тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтүгә шәхси бәяләрдән дә җыелачак.
  • чынбарлыкта тотылган вакыт, баш тартулар өлеше, тапшырылган документлар саны һәм хакимият органнары вәкилләре белән элемтәләр саны.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International