Бүген Казанда «Протек» компаниясенең яңа фармацевтика логистика комплексы ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Инвестиция проекты дару препаратларын җитештерүне, дистрибуцияләүне һәм сатуны берләштергән илебездәге алдынгы холдингларның берсе «Протек» Компанияләр төркеме тарафыннан гамәлгә ашырылды. Объект территориясендә дару чараларын, БАДларны һәм медицина әйберләрен паллет-тартмалы саклау, шулай ук заказларны кабул итү, формалаштыру, комплектацияләү һәм җибәрү оештырылачак.
Логистика үзәгенең гомуми мәйданы 15,5 мең кв. метр тәшкил итә. Ваклап сату заказларын җыю тәүлегенә 250 мең позициягә кадәр җитештерүчәнлеге булган автоматлаштырылган комплекс хисабына тәэмин ителә. Логистика үзәген эшләтеп җибәреп, өстәмә рәвештә 120 эш урыны булдырылган. Инвестицияләрнең гомуми күләме 1,6 млрд сум тәшкил итә.
Үзәк Татарстан Республикасында, Чувашиядә, Марий-Элда, Удмуртиядә, Комида, шулай ук Киров өлкәсендә һәм Пермь краенда даруханә учреждениеләрен тәэмин итәчәк.