Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Гарантия фонды җитәкчелеге Питрәч районының «Казангидропласт» ҖЧҖ нең полиэтилен торбалар җитештерү предприятиесендә булды. Заем финанславын җәлеп итү өчен компания Фондның 15 млн сумлык поручительлегеннән файдаланган.
«Казангидропласт» ҖЧҖ үз тарихын 2011 елда зур булмаган производстводан башлый, ул чакта торбалар чыгару буенча бер линия була. 2022 елда, 11 елдан соң, «Казангидропласт» ҖЧҖ нең полиэтилен торбалар заводы үз тармагында Татарстанның алдынгы предприятиеләренең берсенә әверелде. «Казангидропласт» заводы җитештергән торбалар Казан, Яр Чаллы, Зәй, Түбән Кама ТЭЦларын төзегәндә кулланыла.
Касса аермасын каплау, чималга бәяләр арту шартларында килешүләр буенча йөкләмәләрне үтәү, шулай ук алга таба тендерларда катнашу өчен, предприятие банкка 30 млн сум күләмендә заем финанславын сорап мөрәҗәгать иткән. Компаниянең кредит белән тәэмин итү өчен җитәрлек залог акчалары булмаган, бу мәсьәләдә Гарантия фонды ярдәм күрсәткән, ул 15 млн сум күләмендә поручительлек биргән.
«Касса аермасын каплатуга заем финанслау санкция басымы шартларында кече һәм урта бизнес өчен аеруча актуальләшә бара, моны ел башыннан бирле кредитлар буенча бирелгән бер миллион сумнан артып киткән поручительстволарның рекордлы күләме раслый», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Гарантия фонды директоры Рөстәм Мөхәммәтшин.
Гарантия фонды поручительлеге «КУЭ Корпорациясе» АҖ механизмы буенча кабат андеррайтингсыз бирелде. Бу продукт буенча республика Гарантия фонды поручительлегенең иң югары суммасы 25 млн сум тәшкил итә. Шул ук вакытта сәүдә эшчәнлеге белән шөгыльләнүче компанияләргә бирелгән поручительлек өчен комиссия түләве поручительлекнең гамәлдәге бөтен чоры өчен 1 % тәшкил итә, башка төрл эшчәнлекләргә – 0,75 %.
Гариза бирергә һәм поручительлек бирү шартлары турында түләүсез консультацияне Татарстан Республикасы Гарантия фонды сайтында яисә +7(843)293-16-94, +7(903)061-40-18 телефоннарына шалтыратып алырга мөмкин.