Татарстан ПХИФ та 32 килешү төзеде, шул исәптән 14 е хөкүмәт дәрәҗәсендә

2022 елның 21 июне, сишәмбе

ТР Министрлар Кабинетында брифинг булып узды, анда Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясенең 25 нче Петербург халыкара икътисади юбилей форумында катнашуы нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Брифингның төп спикерларының берсе Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов булды. Ул Татарстан делегациясе эше турында сөйләде.

Форум кысаларында Республика Президенты Казахстан Президенты, Үзбәкстан Республикасының инновация үсеше министры, берничә дәүләт илчеләре, Россия Федерациясе губернаторлары, дәүләт корпорацияләре һәм Россия Федерациясенең эре бизнес компанияләре җитәкчеләре белән очрашты һәм, берничә килешүгә кул куелды. ПХИФ кырларында Татарстан барлыгы 32 килешү имзалады, шул исәптән 14 е Хөкүмәт дәрәҗәсендә.

ТР Премьер-министры урынбасары – ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов форумда катнашу барлык ил экспертларыннан җентекле анализ алу, иң яхшы тәҗрибәләр белән уртаклашу мөмкинлеге бирде, дип билгеләп үтте. Форумның төп чараларының берсе, гадәттәгечә, инвестицион климат торышының Милли рейтингы нәтиҗәләрен игълан итү булды. Татарстан, Россиянең 85 субъекты арасында рейтингта икенче урынны яулап, алдынгы позицияләрне раслады.

«41 күрсәткеч буенча, ә бу 62 процент чамасы, республика алдынгы позицияләрдә тора. Болар – электр челтәрләренә тоташтыру, кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен аренда мәйданнары алу, төзелешкә рөхсәт алу, кадастр исәбенә кую һәм башкалар. Бу – республикабызның инвестицион җәлеп итүчәнлеген яхшыртуга юнәлдерелгән системалы эш нәтиҗәсе», – диде Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Милли рейтингны игълан итү кысаларында Татарстанның түбәндәге күрсәткечләре югары бәяләнде: бизнеска ярдәм итүнең үсеш алган инфраструктурасы, технопаркларда һәм индустрия паркларында эш урыннары өлешен арттыру; бизнеска контроль-күзәтчелек тикшерүләре санын киметү; төбәк законнарының сыйфаты, инвесторлар бәяләвенчә, Татарстан бу өлкәдә максималь югары нәтиҗәләргә иреште.

Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов бүген республикада бизнесны үстерү өчен кирәкле инфраструктура булдырылуы турында сөйләде. Ике Махсус икътисадый зона, 5 Алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе һәм 94 индустрия сәнәгать паркы эшли. Резидентлар өчен федераль һәм республика салым преференцияләре гамәлгә ашырыла. Бу территорияләр инвесторларны кызыксындыра.

Министр билгеләп үткәнчә, рейтинг күрсәткечләре өлеше (72 %) эшкуарлар һәм инвесторларны сораштыру нәтиҗәләре буенча формалаштырылган. Шулай ук статистика мәгълүматлары һәм экспертларның бәяләре кулланыла. Рейтинг 4 юнәлеш буенча 67 күрсәткечтән тора: җайга салу мохите, бизнес өчен институтлар, инфраструктура һәм ресурслар, кече эшкуарлыкка ярдәм итү.

ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, ТР Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил – ТР Президенты ярдәмчесе Фәрит Габделганиев, ТР Спорт министры Владимир Леонов, ТР Инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе вазифаларын башкаручы Инсаф Галиев, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International