ЯҢАЛЫКЛАР


26
август, 2024 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары булган индустриаль (сәнәгать) парклар резидентларына һәм идарәче компанияләренә кулланылган электр энергиясе өчен чыгымнарны каплауга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү тәртибен раслау турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары проектының җайга салу йогынтысын бәяләү кысаларында гавами консультацияләр уздырылуы турында хәбәр итә.


23
август, 2024 ел
җомга

Агымдагы елда «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган программага Татарстанда 100 якын гариза керде. Региональ этапта Казан шәһәреннән «Чигелгән бәхет» («Вышитое счастье») проекты белән Власова Наталья җиңүче булды. Аңа йорт өчен җитен эшләнмәләр остаханәсен үстерүгә 100 мең сум күләмендә грант тапшырылды.  


22
август, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Әлмәт шәһәрендә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте мөхтәсибләре пленумында чыгыш ясады.


21
август, 2024 ел
чәршәмбе

Татарстан экспортерларының сорауларына РФнең Эфиопиядәге сәүдә вәкиле җавап бирәчәк. Африка илләре базарларын үзләштерүгә багышланган вебинарлар «Кече һәм урта эшкуарлык» һәм «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проектлары кысаларында уза. 

Татарстан эшкуарлары «MIMS Automobility Moscow 2024» автомобильләренә техник хезмәт күрсәтү өчен запас частьләр, автокомпонентлар, җайланмалар һәм товарлар халыкара күргәзмәсендә катнаша. Эшкуарлар, «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә, үз продукцияләрен республиканың коллектив стенды составында бушлай тәкъдим итә алдылар. 


20
август, 2024 ел
сишәмбе

26-29 августта «Минем бизнес» үзәге социаль контракт алучылар өчен онлайн-укыту уздырачак. Социаль контрактлар нигезендә 350 мең сумга кадәр дәүләт ярдәме «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

«Алабуга» махсус икътисадый зонасында 2024 елның 13-18 октябрендә яшь эшкуарлар өчен технологияләр өлкәсендә «СтартТех» проекты (алда – Проект) узачак. 


19
август, 2024 ел
дүшәмбе

Икътисад министрлыгы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Автомобиль транспортында, шәһәр җир өсте электр транспортында һәм юл хуҗалыгында региональ дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыру турында нигезләмәгә үзгәреш кертү хакында» 2021 елның 30 сентябрендәге 935 номерлы карары белән расланган «Автомобиль транспортында, шәһәр җир өсте электр транспортында һәм юл хуҗалыгында региональ дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыру турында нигезләмәне раслау хакында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары проекты буенча өстәмә консультацияләр уздыруы турында хәбәр итә.

Быел программага Татарстан кызларыннан 92 заявка бирелгән, шулардан 35е сайлап алынган.

 


16
август, 2024 ел
җомга

Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Наталья Кондратова төбәк икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эш төркеме утырышын уздырды. Эш төркемендә катнашучылар республикада эшкуарлыкны үстерүнең максатчан күрсәткечләренә ирешү, шулай ук экспортка юнәлтелгән предприятиеләргә ярдәм итү турында фикер алыштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International