Татарстан җитештерүчесенең табышы дәүләт ярдәме хисабына 40% ка арткан

2025 елның 26 ноябре, чәршәмбе

Татарстанның газ поршне электр станцияләре җитештерүчесе гарантияле ярдәм ярдәмендә производствоны үстерүгә 72 млн.сум заем акчасы җәлеп иткән. Бу җитештерү күләмнәрен арттырырга, ассортиментны киңәйтергә һәм өстәмә эш урыннары булдырырга мөмкинлек биреп, табышның 39% ка артуына китергән.

Ярдәмне Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм аның ведомство буйсынуындагы оешма «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты буенча күрсәтте.

2013 елдан компания газ поршне электр станцияләре, челтәр насосларының газ поршне приводлары, чыккан газларны утильләштерү казаннары, шулай ук автомобиль комплектлаучы әйберләр җитештерү белән шөгыльләнә.

ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы ТР Гарантия фонды предприятиегә гарантияле продуктлар буенча 36 млн.сумлык гарантияле ярдәм күрсәтте, чөнки компаниянең кредитлар буенча залог белән тәэмин ителеше җитәрлек түгел иде. 

Бүгенге көндә предприятие кече технологик компания (МТК) статусына ия һәм импортны алмаштыра торган продукциянең киң линейкасын җитештерә. Әзер продукция сәнәгатьтә, авыл һәм торак–коммуналь хуҗалыкта, шулай ук медицина һәм шифаханә учреждениеләрендә электр белән тәэмин итү чыганагы буларак кулланыла. 

Компания җитештерү мәйданнарын киңәйтү һәм продукция ассортиментын арттыру турында планлаштыра. 

Исегезгә төшерәбез, кредитны залог белән тәэмин итү җитәрлек булмаса, Татарстан бизнесы бер заемчыга 100 млн.сумга кадәр һәм бәйле компанияләр төркеменә инвестиция максатларына һәм әйләнештән тыш акчаларга 120 млн.сумга кадәр, башка максатларга 70 млн.сумга кадәр гарантияле ярдәмнән файдалана ала. Шул ук вакытта икътисадның өстенлекле тармакларында эшчәнлек алып баручы эшкуарлар өчен поручительлеккә түләү поручительлек суммасыннан еллык 1%, ә башка заемчылар өчен еллык 1,5% тәшкил итә.  

Дәүләт ярдәме турында тулырак мәгълүматны +7(843)293-16-94, +7(903)061-40-18 телефоннары, Бердәм элемтә үзәгеннән +7(843)524-90-90 телефоны буенча, шулай ук шәхсән ТР Гарантия фондына мөрәҗәгать итеп алырга була, адресы: Казан шәһәре, Мәскәү ур., 55 йорт.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International