2025 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча Татарстанда онлайн-сатучылар саны узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 7% тан күбрәк арткан һәм 72 меңгә якын субъект тәшкил итә.
Интернет-сәүдә компанияләре ассоциациясе (АКИТ) мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 3 кварталында татарстанлылар азык-төлек, мебель һәм йорт товарларына, кием-салым һәм аяк киемнәренә, цифрлы һәм көнкүреш техникасына, шулай ук цифрлы товарларга күбрәк акча сарыф иткәннәр.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 27.01.2023 ел, №138-р күрсәтмәсе белән расланган 2023-2025 елларга Татарстан Республикасында интернет-сәүдәне үстерү программасы буенча региональ кече һәм урта эшкуарлык субъектларына һәм онлайн-сәүдәдә эшчәнлек алып баручы үзмәшгульләргә ярдәм күрсәтелә.
Республика селлерларына ярдәм итү чаралары арасында логистика һәм электрон коммерциягә багышланган форумнар һәм конференцияләр оештыру, халыкара онлайн-платформалар белән хезмәттәшлекне ныгыту, продукцияне кабул итү-бирү пунктлары челтәрен киңәйтү, шулай ук логистика компанияләре белән хезмәттәшлек җайга салына. Моннан тыш, логистик бүлү үзәкләрен төзүчеләргә ташламалар каралган, эшкуарларның һәм үзмәшгуль гражданнарның квалификациясен күтәрүгә юнәлдерелгән белем бирү программалары гамәлгә ашырыла.
Селлерларга ярдәм «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты буенча Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм аның үсеш институтлары тарафыннан гамәлгә ашырыла.
Ярдәм чаралары турында Бердәм элемтә үзәгенең 8 (843) 524-90-90 номеры буенча белергә мөмкин.