Татарстан халкын банк киберкуркынычсызлыгы турында бөтенроссия сораштыруында катнашырга чакыралар

2025 елның 26 ноябре, чәршәмбе

Татарстанлылар банк хезмәтләренең куркынычсызлыгы турында бөтенроссия сораштыруында катнаша алалар, анда 28 ноябрьгә кадәр катнашырга мөмкин.

Сораштыруны юридик һәм физик затлар да уза ала. Җаваплар актуаль проблемаларны ачыкларга һәм финанс оешмаларының мәгълүмати иминлеген тәэмин итү буенча тәкъдимнәр формалаштырырга, шулай ук халыкның финанс кибергамоталылыгын арттыру буенча чаралар әзерләргә ярдәм итәчәк.

Сораштыру узу өчен сылтама буенча күчәргә кирәк (https://www.cbr.ru/information_security/anketa/).

Бизнеска ярдәм итү чаралары турында Бердәм элемтә үзәгенең 8 (843) 524-90-90 номеры буенча белергә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International