Татарстанның 10 инноваторы 48 млн.сумлык грант алачак

2025 елның 21 ноябре, җомга

Инновацияләргә ярдәм фонды «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты кысаларында Россия Икътисадый үсеш министрлыгы белән берлектә уздырыла торган «Старт-1» конкурсына йомгак ясады. Сайлап алу вакытында өстенлек Россия Хөкүмәте билгеләгән технологик лидерлык илкүләм проектлары тематикасына туры килә торган проектларга бирелгән.

Конкурс йомгаклары буенча Татарстаннан 10 җиңүче инновацион проектларны гамәлгә ашыру кысаларында фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләрен башкару өчен 48 млн.сумлык грант алачак.

Татарстанда җиңүчеләр арасында – мәгълүмати технологияләр, медицина, яңа материаллар һәм химик технологияләр өлкәсендәге проектлар.

«Старт-1» конкурсы фәнни идеяләрне технологик чишелешләргә әверелдерергә һәм киләчәктә аларны базарга чыгарырга ярдәм итә. Грант кысаларында җиңүче продуктның прототибын яисә эксперименталь үрнәген төзергә һәм башкарылган эшләр темасы буенча интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләрен теркәүгә заявка бирергә тиеш.

Конкурслар турында тулырак мәгълүматны, шулай ук конкурста сайлап алуга заявканы рәсмиләштерүдә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының Инновацияләргә ярдәм итү фондының төбәк вәкиленнән 8 (843) 222-90-60 (өст. 129) консультация алырга була.

Инновацияләргә ярдәм фондының агымдагы конкурс сайлап алулары турындагы мәгълүматны рәсми сайтта белергә мөмкин: https://fasie.ru/.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International