Казанда Ислам финанс институтлары өчен бухгалтерлык хисабы һәм аудит оешмасы (AAOIFI) вәкиллекле үзәген ачу тантанасында 26 декабрьдә «БДБ илләрендә партнерлык финансларын үстерүдә вәкиллекле үзәкнең роле һәм бурычлары» темасына түгәрәк өстәл узды. Түгәрәк өстәлнең модераторы булып Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов чыгыш ясады.
«Эшкуар ярдәмчесе» акыллы чат-ботын эшләтеп җибәргәннән бирле эшкуарларның 6 меңнән артык соравы алынган. Куллану нәтиҗәләре буенча сервис Татарстан бизнесыннан 95% тан артык уңай бәяләмә алган.
Кичә Казанның Галиев мәчетендә Татарстан Мөфтие, Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллинның кунак – Ислам финанслары стандартлары буенча халыкара оешманың (AAOIFI) Химаячеләр советы рәисе шәех Ибраһим бин Хәлифә Әл-Хәлифә белән эшлекле очрашуы узды.
Агымдагы елның өч ае эчендә махсус хәрби операциядә катнашучы Татарстан эшкуарының кереме «МХО ярдәм» микрофинанс продукты кысаларында дәүләт булышлыгы ярдәмендә 150 мең сумнан 270 мең сумга кадәр арткан.
26 декабрьдә БДБ илләрендә ислам финанс институтлары өчен бухгалтерлык хисабы һәм аудит оешмасының ислам финансларын үстерү буенча AAOIFI беренче вәкиллеге үзәге ачылды.
24 декабрьдә Казан Эшкуар йортында «Стартапны ничек уңышлы тормышка ашырырга» дигән темага түгәрәк өстәл узачак, анда катнашучылар старттан алып бизнес белән идарә итүгә кадәрге кискен мәсьәләләр турында фикер алышачак.
Татарстанның яшь эшкуарлары республика ярминкәсендә инновацияләр, бизнес һәм хәйриячелекне берләштерделәр.
14 декабрьгә кадәр Татарстан эшкуарлары «Үсеш платформасы» акселерация программасына МСП.РФ цифрлы платформасы аша сайлап алуга гариза бирә алачак.
11-14 декабрьдә Санкт-Петербургта үзмәшгульләр һәм эшкуарлар продукциясенең «Яңа ел бүләге» күргәзмәсе узачак, анда дәүләт ярдәме белән бушлай катнашырга мөмкин.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов рәислегендә Татарстанда технологик лидерлык илкүләм проектлары (НПТЛ) составына керүче федераль проектлар чараларын гамәлгә ашыру программалары эшен оештыру буенча киңәшмә узды.