Татарстан экспортерларын 2026 елда халыкара күргәзмәләрдә катнашырга чакыралар

2025 елның 25 ноябре, сишәмбе

Татарстанда республика экспортерларының 2026 елгы халыкара күргәзмәләрдә катнашуына гаризалар кабул ителә. Заявкалар җыю нәтиҗәләре буенча Татарстан бизнесы дәүләт ярдәме белән бушлай катнаша алачак чаралар исемлеге төзеләчәк.

Ярдәмне «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты буенча  Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм аның ведомство буйсынуындагы үсеш институтлары күрсәтә.

Эшкуарларның күмәк стенд форматында катнашуы күздә тотыла һәм сату базарын киңәйтүгә, потенциаль партнерлар эзләүгә һәм контрагентлар базасын тулыландыруга ярдәм итә.

ТР Икътисад министрлыгы карамагындагы Экспортка ярдәм үзәге күргәзмә мәйданын арендалауны, стенд төзүне, өстәмә җиһазлар арендалауны, теркәү кертемнәрен түләүне, презентация материалларын һәм коммерциячел тәкъдимнәрне чит телгә тәрҗемә итүне, тәрҗемәчеләр эшен оештыруны һәм күргәзмә шәһәрендә трансферны финанслый.

Эшкуарлар очыш, виза, яшәү һәм туклану өчен мөстәкыйль түлиләр.

Катнашу өчен мәгълүматны түбәндәге контакт мәгълүматлары буенча 2025 елның 1 декабренә кадәр «2026 елда күргәзмәләр» тамгасы белән җибәрергә мөмкин:
Телефон: 8 987 270-06-91.
Email: tatexport@yandex.ru

Мәгълүматлар бирү форматы:
1) Компаниянең исеме һәм ИНН;
2)Россия Федерациясеннән читтә кызыксындырган күргәзмәләр исемлеге;
3) Белешмәлек мәгълүмат.

Бизнеска ярдәм итү чаралары турында Бердәм элемтә үзәгенең номеры 8 (843) 524-90-90 буенча белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International