Бүген, 19 ноябрьдә, Россиядә Хатын-кыз эшкуарлыгы көне билгеләп үтелә
Татарстан Республикасы Хатын-кыз эшкуарлыгын үстерү өчен уңай шартлар тудыра.
Республикада яшәүче хатын-кызлар үзләрен бизнеста уңышлы гамәлгә ашыралар, төрле юнәлешләрне колачлыйлар – хезмәт күрсәтү һәм җитештерү өлкәсеннән алып цифрлы технологияләргә һәм креатив индустрияләргә кадәр.
Бүгенге көндә Татарстанда кече һәм урта бизнесның өчтән бер өлешен хатын-кызлар җитәкли.
Халыкара хатын-кыз эшкуарлыгы көнендә республика бизнесының барлык вәкилләрен дә котлыйбыз. Уңышлар һәм үсеш телибез!