Татарстан кече технологик компанияләр белән дәүләт контрактлары саны буенча лидер төбәкләр өчлегенә керде

2025 елның 20 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан дәүләт заказчыларына продукция китерүче кече технологик компанияләр саны буенча Россия лидерлары өчлегендә. Аларның саны 60 тан артык оешма яки Россиядә МТК-тәэмин итүчеләрнең гомуми санының 3,9% тәшкил иткән.

2025 елның сентябренә Татарстанда барлыгы 200дән артык МТК теркәлгән.

Агымдагы елның 9 аенда республика предприятиеләре белән барлыгы 215 млрд.сумлык 44,8 мең дәүләт контракты төзелгән. 

Шулай ук лидерлар рәтенә Мәскәү (42,8%) һәм Санкт-Петербург (8,2%) тәэмин итүчеләре кергән.

РФдә МТК дәүләт заказчылары сатып алуларының гомуми күләме 223-ФЗ буенча 2025 елның өч кварталында 131 млрд.сумнан артып киткән. 

Дәүләт заказчыларына китерелә торган ТОП-3 продукт-программа тәэминаты (16,7 млрд.сум), машина һәм җиһазлар (10 млрд.сум), компьютер җиһазлары (7,2 млрд.сум)

Хәзерге вакытта РФ МТК реестрында 6000нән артык компания теркәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International